Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Cөеклеңнең холкы - халатында

Нәфис затлар сайлаган халатның төсе белән аның холкында, кызыксынуында ир-атка мөнәсәбәтендә уртак бәйләнеш бар, дип раслыйлар Көнбатыш белгечләре. Раска туры киләме, сынап карагыз.

СОРЫ

Мондый төстәге халатны үз-үзенә артык ышанмаган гүзәл затлар сайлый. Алар ак атка атланган принцка өмет итмиләр. Язмыш юлларында очраткан ир-егетне алар бөтен кимчелекләре белән кабул итәләр. Алар төрлелеккә омтылмыйлар, әмма партнерның хис-теләкләренә каршы да килмиләр.

САРЫ

Бу төсне начар кәефтә озак йөрергә яратмаган хатын-кызлар өстен күрә. Ул даимилеге белән аерылып тормый: аның өчен хыянәт табигый нәрсә, партнерыннан да тугрылык көтми. Алар бертөрлелекне яратмыйлар, тиз туялар.

АЛ

Уйчан һәм сагышка бирелүчән хатын-кызлар ал төсле халат ярата төшәләр. Алар үз-үзләрен тәнкыйтьләргә һәвәсләр. Бу ханымнар үзләренең һәм партнерының һәр адымын анализлап җәфаланалар. Алар еш кына ярдәмсез һәм беркатлылар. Ир-егеткә мондый хатын-кызга ошар өчен күп көч түгәргә кирәкми. Бик нык хәтерләре калуга карамастан, берни дә булмаган кыяфәт ясый беләләр. Бертөрлелекне өстенрәк күрәләр. Дөрес, көчле зат бай фантазияле булса, ал халат ияләре барыбер ризасызлык белдермәсләр.

КОҢГЫРТ (коричневый)

Бу төсне тышкы кыяфәтләренә исләре китеп тормаганнар өстен күрәләр. Алар гаилә әгъзаларын һәм шулай ук яраткан кешесен үз кубызына биетергә тырышалар. Мәхәббәттә исә төрлелеккә омтылмыйлар, традицион мөнәсәбәтләрне өстенрәк күрәләр. Әгәр дә хәләл җефете яңалыкка омтыла икән, аны бөтенләй хупламаячаклар.

Партнеры аның кубызына биесә, ике арада мөнәсәбәтләр көйле бара. Мондый хатын-кызларның көен көйләүче көчле затлар табылуына гаҗәпләнергә генә кала.

КӨРӘН

Көрән төсле халат кигән хатын-кыз еш очрамый. Алар кызу хо-

лыклылар, көйсезләр һәм лөгатьсезләр. Алар фикеренчә, бөтен ирләр —дошманнар. Ләкин бу зат кемгәдер гашыйк була калса, ул кеше капкынга эләгә, чөнки ханым аңа үз милегенә караган сыман карый башлый. Ул көнләшүләр, ызгышлар оештыруга, гашыйк булган кешесенең абруен төшерергә сәләтле.

КАРА

Кара халатны тормыш иптәшен сайлауда таләпчән булган хатын-кыз өстен күрә. Мондый хатын-кыз үз бәһасен белә! Бу туташларга акыл буенча алардан югарырак торган һәм рухый яктан аңа якын кеше генә кирәк.

Моннан тыш алар бик җирәнүчәннәр, якын мөнәсәбәткә күчкәнче, ун тапкыр уйлаячаклар әле. Ир-егет мондый хатынга кыз белән һәрчак киеренкелектә тора.

АКСЫЛ-КӨРӘН (бежевый)

Бу төсне тыныч ханымнар ярата. Алар һәр адымны алдан уйлап һәм планлаштырып ясыйлар. Ир-егеткә алар, тынычлыгымны бозып куймагае бу дип, шикләнеп карыйлар. Шуңа күрә мондый төсле халатны яратучылар арасында карт кызлар еш очрыйлар.

Үзенчәлекле һәм гадәти булмаган әйберләрне яратучы ханымнар әфлисун төсендәге халат сайлыйлар. Алар төрлелекне

сөяләр, шуңа күрә киемнәр белән дә, тышкы кыяфәтләре белән дә тәҗрибә үткәрергә яраталар. Аларга тормышларын төбеннән үзгәртергә сәләтле, кайсыдыр бер ягы белән аерылып торган ир-егет кирәк. Аның нинди булырга тиешлеген әфлисун төсендәге халат иясе үзе дә белми. Шуңа күрә каршы як җенес белән ул уртак тел таба алмый җәфалана.

ЗӘҢГӘРСУ ЯИСӘ ЗӘҢГӘР

Тышкы кыяфәтләре турында артык пошынмаган хатын-кызлар зәңгәр төслене сайлыйлар. Тормыш юлларында ир-егет очратсалар, бөтен инициатива аңардан чыгарга тиеш, дип уйлыйлар. Яраткан кешесенең фантазиясенә түземле карарга тырышалар. Бу ханымнар пассивлар. Усал теллеләр алар турында «ялкау», «пошмас җаннар» дип сөйлиләр. Ләкин ир-егеткә нәкъ шундый холыклы хатын-кыз ошый икән, мөнәсәбәтләре ныклы булмакчы.

ЯШЕЛ

Яшел төсле халатны ир-атлардан бәйсез, мөстәкыйль булырга омтылган ханымнар кия. Алар, ир-егетләр белән мөнәсәбәт мөһим түгел, шуңа күрә алар белән күп аралашмасаң да була, дип исәплиләр. Алар үзләре билгеләгән киртәдән чыкмыйлар. Төрле сәбәпләр аркасында көчле зат белән мөнәсәбәтен көйли алмаучылар да еш кына яшел төсне сайлыйлар. Нәкъ менә шуңа күрә дә мондый төстәге халатлар ялгыз аналар һәм аерылган хатыннарда еш очрый.

КЫЗЫЛ

Гашыйк булырга һәвәс һәм дәртле нәфис затлар кызыл төсле халатны сайлыйлар. Алар кайнарлар һәм ярсулар, үзләре мөгез куярга яратсалар да, хыянәтне кичермиләр. Бу ханымнар якын ахирәтенең сөйгән кешесен тартып алырга да күп сорамыйлар. Алар өчен партнер тормыш иптәше түгел, җенси ихтыяҗны канәгатьләндерү ысулы гына. Мондый ярсу дәртле ханымнар башта ир-егеткә ошый, соңрак алар, хисләр давылына каршы тора алмыйча, кызыл халат иясеннән качу ягын кайгырта башлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев