Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәмнәрне хәвефсез үткәрик!

Яңа ел бәйрәмнәрен һәм аннан соңгы озын ялларны хәвеф-хәтәрсез үткәрү максатында район хакимиятендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Анда оешма-предприятие җитәкчеләре һәм видеорежимда авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Агымдагы елның 20 декабреннән 2020нче елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы режим кертелде. Аңа буйсынырга теләмәүчеләр өчен штраф санкцияләре билгеләнгән. Аның күләме гражданнарга – 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр. Гражданнар гаебе белән янгын чыкканда, аларга 4-5 мең сум күләмендә штраф санкциясе каралган. Вазыйфадагы затларга – 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф билгеләнгән. Янгын вакытында зыян күләме 250 мең сумнан артып киткәндә җинаять җаваплылыгына тарту каралган.

Утырышта авыл хуҗалыгы формированиеләре, оешма-предприятие җитәкчеләренә һәм авыл җирлекләре башлыкларына янгын куркынычсызлыгы таләпләрен катгый үтәү, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау чараларын күрү буенча конкрет бурычлар җиткерелде. Моның өчен һәркайда график нигезендә дежур тору оештырылырга, җаваплы затлар билгеләнергә тиешлеге әйтелде.

Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев