Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәмнәр белән!

1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме. 2 май – Ураза гаете. Шул уңайдан район башлыгы Алберт Хуҗин мөслимлеләргә тәбрикләүләрен җиткерде.

Анда мондый юллар бар: “1 май – хезмәт, тынычлык, үзара татулык һәм яз бәйрәме. Хезмәт берләштерә, киләчәккә карап эшләргә өйрәтә. Игенчеләребез бәйрәмне кырда каршылый, уңышка нигез сала. Ураза гаете рухи чисталык, шәфкатьлелек символы булган Рамазан ае тәмамлануын билгели. Ул безне тынычлыкка өнди, эчке дөньябызны камилләштерергә, игелекле гамәлләр кылырга өйрәтә. Республикада, җирлегебездә милләтләр һәм гражданнар, төрле диннәр һәм төрле халыклар арасындагы татулык, хезмәттәшлек белән горурланабыз. Җиребезгә бәрәкәт иңсен, мул уңыш үстереп алырга язсын! Барыгызны да күркәм бәйрәмнәр белән котлыйм,сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле тормыш телим!”

 

Фото – Альберт Хуҗинның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев