Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Бәйрәмнең миллилеген саклыйк

Сабантуйны ят элементлар белән чүпләргә кирәкмидер. Халыкны кызыктырабыз дип, әллә нинди шоулар ясау да артык, минемчә. Сабантуй халыкка нәкъ менә традицион, үзгәрми торган бәйрәм булуы белән кадерле. Бәйрәмнең тарихилыгы, миллилеге дә шуңа сакланган.

Сабантуй – татар кешесенең күңел түрендә генә түгел, генетик хәтеренә үк үтеп кергән бәйрәмдер, мөгаен. Мәҗүсилек заманыннан ук килгән әлеге бәйрәмне дөньяның әллә кайсы кыйтгаларында туып үсеп, инде телләрен оныта башлаган милләттәшләребез дә бәйрәм итмәс иде, югыйсә. Бу елның иң әүвәлге Сабантуйларының берсе Франция башкаласы Парижның Марс кырларында үтүе дә дәлил моңа. Гасырлар дәвамында ничек кенә атасалар да – җыен, мәйдан һ.б., әлеге бәйрәм татарны татар итә торган бер символга әверелде бугай.
Соңгы елларда Сабантуй бәйрәме бер калыптарак бара. Башта балалар катнашында тамаша уза, аннан кыр батырларын котлыйлар. Ат чабышы, көрәш, мәйданда төрле уеннар, чакырылган артистлар чыгышы. Бүгенге муллык чорында җиңүчеләргә дә зур бүләкләр әзерләнә: иң әйбәт көнкүреш техникасы, хәтта автомобильләр дә. 
Әле ерак тарихка китеп өлгермәгән ХХ гасырда да хәл бөтенләй икенче иде. Сугыш чоры балалары хәтерендә Сабантуй артык сакланмаган да. Олы Чакмак авылыннан Клара апа Шәймиева әйтүенчә, тамагы туйганчы ашамаган, кияргә юньләп киемнәре дә булмаган, якыннары фронтта, әниләре көне буе эштә, бәйрәмнәр үткәреп ятарга җае да, артык теләге дә булмагандыр халыкның. Сугышлар бетсә дә, дөньялар тиз генә рәтләнеп китә алмый, шулай да Сабантуйлар үткәрелә башлый. Алдагы көннәрдә ат белән бүләк җыю гадәте була. Анда да кем нәрсә бирә ала инде: ярма, йомырка, яшь киленнәр, гадәттә, чиккән сөлгеләр дә чыгара. Клара апа, сарык йоныннан бәйләнгән юбка һәм кофта киеп, Сабантуйга чыкканын сөйли. Кызу булса да, яңа кием бит. Бөтен ил шул хәлдә булгач, оялу, курку юк, йөгерү ярышында да катнаша. Ул заманның уеннары да традицион: колхоз атлары чабышы, көрәш, йөгерү, җыр-бию бәйгеләре, колгага менү. Ләкин, барыбер, бу Сабантуйлар ничектер кызыграк, самимирәк үтә иде, дип искә ала ул. 
– Без бала чакта үткән бәйрәмнәр хәтердә бик сакланмаган, – дип искә ала Суфия апа Газизова. Аның да балачагы сугыш чорына туры килгән. Әтисе Вагыйз абый сугышка киткәч, күпбалалы гаиләне карау әниләре җилкәсенә төшә. Әтисенең йөзен дә Суфия апа быел беренче тапкыр – “Үлемсез полк” өчен әзерләнгән күмәк фотодан нокта белән генә билгеләнгән сурәтне зурайткач кына күрә. Шулай булгач, нинди бәйрәм инде ятим үскән балаларга?! 
– Ә инде без яшь чакта Сабантуйлар бик кызык үтә иде. Бизәлгән атларга утырып, җырлап төшеп китәләр иде мәйданга. Иң кызыгы –ат чабышы, көрәш. Көрәштә җиңүчегә мәйдан уртасында кызуга әлсерәгән тәкә була иде. Ул хәзергеләр кебек үк симез дә булмагандыр инде, ләкин кәҗәсе түгел, мәзәге, диләр бит. Шулай ук балалардан алып, әбиләргә кадәр кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп чабу, чүлмәк вату, күз бәйләп бүләк кисү уеннарында катнашалар иде. Колгага менү ярышын тын да алмый карый идек, тип-тигез багананың иң очына менеп җиткәч, төшәсе дә бар бит әле! Көянтә белән су ташу уенында хатын-кызлар белән бергә ирләр дә катнаша. Бию ярышында чын күңелдән, егылганчы бииләр иде, – дип искә ала Суфия апа.
Сабан туе, кайсы гына җирдә үткәрелүенә карамастан, ярышлар, бәйгеләрнең бер үк төрләре: ат чабышы, көрәш, йөгерү, сикерү, капчык белән сугыш, аркан тартышу, чүлмәк вату һ.б. үткәрелүе белән үзенчәлекле. Сабантуйның иң мөһим шартларының берсе – көч сынашуларда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Көрәш мәйданы кечкенә малайлар өчен дә, ир уртасы агайлар өчен дә ачык. 
Аннары күпләр өчен милли бәйрәмебез, табигатькә чыгып, шашлык ашап, күңел ачып кайту өчен бер сәбәпкә генә әйләнеп бара бит. Ә бит Сабантуй – татарның милли культурасын, җыр-моң куәтен, бай тарихын меңнәрчә кешегә җиктерү мөмкинлеге ул. 
Айгөл Латыйпова. 
Фото – Матбугат үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев