Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәмгә – хезмәт уңышлары белән

Республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан соңгы елларда юлларны төзекләндерүгә, яңа юллар салуга зур игътибар бирелә.

Республика һәм район җитәкчелеге тарафыннан соңгы елларда юлларны төзекләндерүгә, яңа юллар салуга зур игътибар бирелә. Бүген район үзәге белән барлык авылларны асфальт яисә вак таш җәелгән сыйфатлы юллар тоташтыра. Ел саен меңләгән километр юлга ремонт ясала, яңа юллар салына.

Районыбызда урнашкан “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы карамагында 320 километр исәпләнә. Шуның 187 километры – асфальт, калганы гравий һәм грунт өслекле юллар.

– Юл төзүнең үз таләпләре, кагыйдәләре бар. Сыйфатлы, чыдамлы юллар ясау өчен технологияне төгәл үтәү кирәк. Шуңа да кайбер участокларда юлларны реконструкцияләү берничә елга сузыла. Юлларны ясау гына түгел, карап тору да безнең төп хезмәт юнәлешләребезнең берсе. Тиешенчә сакламасаң, алар бик тиз сафтан чыга, – ди участок җитәкчесе Илнур Гәрәев.

Юлчы хезмәтен җиңел түгел. Җәйге чорда озын көн буе кызу кояш астында эшләргә, кышын күз ачкысыз бураннарда тәүлек әйләнәсе юлларны чистартырга кирәк. Узып баручы елда да Мөслим участогы юлчылары күләмле эшләр башкарган.

– Һөнәри бәйрәмебезне күтәренке кәеф һәм матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршылыйбыз. Участок алдына куелган барлык планнар да тулысынча үтәлде. Белгәнегезчә, “М-7” юлының Тат. Бүләр-Үрәзмәт юнәлешендә 10 километрдан артык юлда реконструкция эшләрен төгәлләдек. Иске Сәет авылының үзәк урамында 2 километрдан артык юлга асфальт җәелде. Үрәзмәт авылының үзәк урамына, авылның зиратына бара торган өлешенә асфальт өслекле юл эшләнде, авыл эчендәге күпер барлык таләпләргә туры китереп төзекләндерелде. Актаныш-Мөслим юнәлешендә 4 километр озынлыгындагы юл ясалды. Боларның барысы өчен 300 млн сумнан артык финанс чыгымы кулланылды.

Юл салу, реконструкция эшләре белән бергә кышкы чорга да әзерлек эшләре алып бара коллектив. Бүгенге көндә асфальт өслекле юлларда чокыр ямау, юл кырларын чабу һәм чистарту эшләре тулысынча төгәлләнгән. Юл кырларын төрле куак-агачлардан арындыру, техника әзерләү эше дәвам итә. Бүгеннән үк кышкы чорда юлларга сибү өчен 4,5 тонна махсус катнашма әзерләнде.

Участогкның матди-техник базасы да күпкә яхшырган. Биредә барлыгы 18 берәмлек техника исәпләнә. Күптән түгел генә өр-яңа “КамАЗ” машинасы кайткан, алдагы көннәрдә тагын бер машина кайтуын көтәләр. Участокта 60 кеше хезмәт куя. Үзләренең уңган егетләре белән дә хаклы горурлана участок җитәкчесе:

– Юл төзүдә очраклы кешеләр эшли алмый. Беренчедән, әлеге хезмәтне чын күңелдән яратырга, икенчедән, үз эшеңнең бөтен нечкәлекләрен төгәл белергә кирәк. Бүген бездә күпьеллык хезмәт стажына ия булган юлчылар шактый. Шоферлар Равил Нуриев һәм Дмитрий Арсланов, тракторчы Рафил Габдуллин, юл төзүдә эшләүче Олег Буловенко, автогрейдер машинисты Илдус Солтанов, погрузчик йөртүчесе Айрат Зиятдинов, электрик Мемет Керимов, юл төзүчеләр бригадиры Илнар Сабиров, эретеп ябыштыручы Тәлгать Әхмәтҗанов, юл мастеры Нияз Шәймиев һөнәри бәйрәмебезне яңа хезмәт уңышлары белән каршы алалар, – ди Илнур Гәрәев.

Бүген районыбызның кайсы тарафына гына юл тотсаң да, яхшы сыйфатлы тигез юллардан йөрибез. Көннән-көн үсә, матурая барган Мөслимебезгә юлларыбызның төзек булуы тагын бер ямь өсти. Әмма шушы байлыкны тиешенчә саклыйбызмы без?

– Бер километр юлны төзекләндерү өчен кимендә 25 - 30 млн сум күләмендә акча кирәк. Күпме чыгымнар кулланып, бик күпләрнең тырыш хезмәте белән ясалган юлларны саклау өчен бар кеше дә бердәй тырышсын иде. Ни кызганыч, юлларда куатле авыр техникалар, асфальтны чокып керүче тракторлар белән йөрүчеләр очрап тора. Әле шушы көннәрдә генә юл чистартуда эшләүчеләребез Крәш. Шуран ягыннан 12 юл билгесе җыеп кайтты. Ихатасында куллану өчен баганасын кисеп алып китүдән дә тайчанмый кайберәүләр. Андый билгеләр ел дәвамында бик күп җыела. Ә бит юл билгеләре юкка гына куелмый, аны алып шул кешеләр үзләре үк хәвеф-хәтәргә очрарга мөмкинлеген онытмасыннар иде. Без юлда йөрүчеләргә иминлек телибез. Алар да хезмәтебезгә ихтирамлы булсыннар иде, – ди  Илнур Гәрәев.

Фәридә Гайнетдинова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев