Мослим

Бәйрәмгә багышлап футбол матчы

Узган атнаның җомга көнендә илебез халкы Россия көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан күп җирдә бәйрәм тантаналары, концертлар узды. Мөслимлеләр исә илебезгә карата мәхәббәтен спорт уеннары аша тасвирлады.

Нәкъ менә 12 июнь көнне районның олысы һәм кечесе "Яшьлек" спорткомплексына җыелды. Олылар һәм кечеләр командалары көн дәвамында туп тәгәрәтте. Нәтиҗәдә, җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: