Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм үтте

7 март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә үтте. Район башлыгының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Рушат Солтанов район Советы, Башкарма комитеты һәм район башлыгы исеменнән барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан соң сәхнә район үзешчәннәренә бирелде. Миргарифан Ханнанов, район мәдәният йортыннан Айрат...

7 март көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә үтте. Район башлыгының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Рушат Солтанов район Советы, Башкарма комитеты һәм район башлыгы исеменнән барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләде. Аннан соң сәхнә район үзешчәннәренә бирелде. Миргарифан Ханнанов, район мәдәният йортыннан Айрат Шәйгәрданов, Илдар Сәгъдиев, Илфират Зәйниев, "Ык буйлары" җыр һәм бию ансамбле, музыка мәктәбеннән Гүзәл Галиева, "Мөслим бизәкләре", "Хыял", "Кәләпүш" бию ансамбльләре, көлляиттән Данир Мирсалихов, Мәлләтамак авылыннан Мирзаян Кадыйров һәм башкалар башкаруындагы җыр-биюләр тамашачаларның көчле алкышларына күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев