Бәйрәм тантанасы үтте
Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Марина Бәдретдинова җитәкчелегендә Мөслим районы делегациясе дә катнашты.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Казанда бәйрәм тантанасы үтте. С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концертлар залында узган тантанада ватан сакчыларын ТР Президенты һәм Дәүләт Советы исеменнән республиканың премьер-министры Васыйл Шәйхразиев котлады. Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Марина Бәдретдинова җитәкчелегендә Мөслим районы делегациясе дә катнашты. Делегация составында РФ Атказанган очучысы Рәшит Шәфыйков, әфганчылар Данил Госманов һәм Алмаз Солтанов бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев