Мослим

Бәйрәм программасы кабатлап күрсәтеләчәк

Зарыгып көтеп алынган бәйрәм - Бөек Җиңү көне дә узып китте. 9 май көнен ныклы әзерлек белән каршы алган мөслимлеләрнең һәркайсы, бертуктаусыз яңгыр яву сәбәпле, бәйрәм программасын карый алмады.

Сөенечле хәбәр! Бөек Җиңүнең 70-еллыгын билгеләп үтүгә багышланган бәйрәм тамашасы янәдән сәхнәләштереләчәк. 18 май көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында театральләштерелгән күренеш һәм концерт программасы күрсәтеләчәк. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: