Мөслим-информ

Бәйрәм көннәрендә Мөслим хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеген 68 тапкыр чакыртканнар

Бәйрәм ялларында район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 68 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның күбесе - өлкәннәрдәге йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм балалардагы кискен респиратор очраклары.

Көнкүрештә 5 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәһәтләре алган. "Сабыйлар еш авырый. ОРВИ киң таралган вакытта өстәмә профилактика чараларын күрү мөһим. Табиблар белән киңәшләшеп, иммунитетны күтәрә торган препаратлар кулланырга була. Әмма препаратны табиб билгеләргә тиеш, чөнки авыру билгеләренә карап, һәр бала өчен ул индивидуаль", - дип кисәтә табиблар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: