Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм күңелдә булсын!

31 июль көнне мөселман халкы ислам дөньясындагы иң олуг бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен бәйрәм итте. 

Мөслимдә Корбан гаете “Җәмигъ” мәчетендә үтте. Иртәдән үк тирә-юньгә Коръән аятьләре яңгырады. Дөньяда таралган чиргә карамастан, гаеткә дин кардәшләребез күп җыелды. Бәйрәм рухы, бәйрәм күтәренкелеге хакимлек итте. Дин кардәшләребез бер-берсе белән якын туганнарын күргәндәй аралашты, күбесенең күзләрендә –  шатлык яшьләре.
– Коронавирус аркасында Рамазан гаетендә тәравих намазларына йөри алмаган идек. Ураза гаетен дә җәмәгать белән үткәрү мөмкин булмады. Корбан гаете мәчетләрдә үтә дигәч, күңелләр сөенде, шатланып килдек. Бу афәт чигенер, бергәләп мәчетләргә укуларга йөрербез дип өметләнәм, – ди Җәүһәрия Латыйпова.
Аллаһ йортына килүчеләр арасында яшьләрнең һәм әти-әниләренә, әби-бабаларына ияргән сабыйларның күп булуы аеруча сөендерде. 
– Балаларны кечкенәдән дингә тартырга кирәк. Гаетләрне балалар белән бергә үткәрәбез. Бу яктан пәйгамбәребез (с.г.в) дә безгә үрнәк күрсәтте, – диде Рөстәм Мәкъсутов.
“Җәмигъ” мәчетенең имамы Фәрит хәзрәт Аитов Аллаһы Тәгаләнең җир йөзенә җибәргән сынаулары, Раббыбызны олуглап, Аның әмерләрен үтәп яшәү кирәклеге турында вәгазь сөйләде. Корбан гаетенең тарихы турында бәян итте. Район башлыгы Рамил Муллин, җирлегебезгә бәрәкәт, өммәтебезгә бердәмлек теләп, бәйрәм тәбрикләүләрен ирештерде.
– Бүген җирлегебездәге барлык мәчетләрнең дә ишеге ачык. Анда йөрүче мөселманнарның сафы ишәйсен иде. Моның өчен безгә дәгъват кылу, өндәү кирәк. Сүз-нәсыйхәт белән генә түгел, иң элек кылган гамәлләребез һәм матур үрнәгебез белән дә, – диде Рамил Муллин.
Вакыт керүгә дин кардәшләребез, тыгыз саф булып, гает намазы укыдылар. Намаздан соң Коръән сүрәләре укылды, әрвахлар рухына, ил-көннәребез иминлегенә, халкыбыз, милләтебез, телебез исәнлегенә догалар кылынды. Аннары мөселманнар, Аллаһыны зурлап, тәкъбир әйттеләр, гает хөтбәсе тыңладылар. Аннары ният кылучылар, Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалдырырга дип, өйләренә таралды.
Башка еллардагы кебек гает намазыннан соң сый-нигъмәт тулы чәй табыны артында аралашу булмаса да, балалар өчен массакүләм чаралар белән бәйрәм оештырылмаса да, күңелләрдә бәйрәм күтәренкелеге хакимлек итте. Райондашыбыз Тимур Ахунов фикеренчә, гаетнең ничек узуы аңа ничек әзерләнүдән тора – дөньяда ни генә булмасын, бәйрәм күңелдә булырга тиеш!

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев