Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм чорында күңеслез хәлләрдән ничек сакланырга? (БЕЛГЕЧЛӘР ФИКЕРЕ)

Ни кызганыч, бик озакка сузылган бәйрәмнәр күп очракта күңелсез хәлләр белән тәмамлана. Иң аянычлысы, куркынычсызлык таләпләре үтәлмәү нәтиҗәсендә, кайбер бәйрәм тантаналары кеше үлемнәренә китерә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре Яңа ел бәйрәмнәре чорында күңелсез хәлгә юлыкмас өчен киңәш-тәкъдимнәрен җиткерә.

Экстрен оператив хезмәт чакыруның бердәм номеры - 112.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе ышаныч телефоны - (843) 227-46-96

Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

- спиртлы эчемлекләрне чамасыз кулланмагыз, беркайчан да урын өстендә тәмәке тартмагыз;

- балаларны күзәтүчесез калдырмагыз, аларны гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

- төзек булмаган электр үткәргеченнән файдаланмагыз, электр үткәргечләрне артык көчәндермәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

- электр һәм газ приборларын кушылган килеш күзәтүчесез калдырмагыз;

Онытмагыз: янгын беркайчан да үзлегеннән килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кешеләрнең салкын карашы һәм уттан файдаланганда ваемсызлыгы. Кеше исерек хәлдә үз-үзенә һәм гамәлләренә контрольне, башкаларның тормышы өчен җаваплылык хисен югалта.

Бары тик төзек электр приборларыннан гына файдаланыгыз. Кушылган электр приборларын тиз яна торган әйберләр һәм агач конструкцияләр янына урнаштырмагыз; шулай ук, электр лампочкаларының кәгазь һәм тукымалы абажурларга тимәвен карагыз. Өйдән чыгып киткәндә утларны, барлык электр приборларын сүндерергә онытмагыз. Электр үткәргечкә көчәнеш китерүче, көчле электр кулланучы приборларны (электр плитәсе, электр миче, микродулкынлы мич) берьюлы кушарга ярамый. Электр үткәргечкә су тию дә бик куркыныч. Төзек булмаган сүндергечләр, розеткалар, тышланмаган электр үткәргечләреннән файдаланмагыз. Кулдан ясалган предохранительләр, ут озынайткычлар, электр чыбыклары, розеткалар кулланудан тыелыгыз.

Газның шартлаучан матдә булуын беркайчан да онытырга ярамый. Фатирда, йортта газ исен сизгәндә ут, шырпы кабызу, тәмәке тарту, ачык ут куллану катгый тыела. Мондый вакытта авария хезмәтен чакырырга һәм алар килгәнче бүлмәне җилләтергә кирәк. Эшләп торучы газ приборларын күзәтүчесез калдырырга ярамый. Газ колонкасының төтен чыгу юлын, кимендә кварталга бер тапкыр чистартырга кирәк.

Бензин, ацетон, керосин, сыеклагыч кебек химик препаратлар белән эшләгәндә тәмәке тарту һәм шырпы кабызу катгый тыела.

Газ плитәсе эшләгәндә, камин, мич янганда, балаларның үзләрен генә калдырырмагыз. Балаларның шырпы белән уйнавы аркасында бик еш кына янгыннар чыга. Балаларның буе җитәрдәй урыннарда шырпы, зажигалка, тиз янучан сыек матдәләр сакламагыз.

Янгын чыкканда һәм төтен барлыкка килгәндә, 112 оператив экстрен хезмәтенә шалтыратып, кыскача хәбәр бирегез:

- нәрсә януын (йорт, фатир, подвал, чардак), мөмкин булганда янгынның мәйданын әйтегез;

- яну урынының адресын атагыз (авыл, урам исеме, йорт яки фатир номеры);

- үзегезнең фамилиягезне һәм телефон номерыгызны әйтегез;

- кешеләргә, терлекләргә яисә якын-тирәдәге төзелешләргә куркыныч яну-янамавын хәбәр итегез;

- әгәр дә, янгын чолганышында калып, сезнең телефоныгыз да юк һәм бинадан чыга алмыйсыз икән, тәрәзә яки форточканы ачып, үтүчеләрнең игътибарын үзегезгә җәлеп итегез.

Кешеләрне, терлекләрне, материал байлыкны коткару буенча чаралар күрегез. Янгын хакында авылдашлырыгызга хәбәр итегез.

Янгын сүндерүчеләрне каршы алыгыз һәм янгын урынын күрсәтегез.

Онытмагыз! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү үзегезнең имин тормышыгызны һәм якыннарыгызның гомерен саклап калырга ярдәм итә! Янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү һәм булдырмау җиңелрәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев