Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәм белән спорт янәшә

Район халкының сәламәтлеген саклау өлкәсендә эшләүчеләр күптән түгел генә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Алар бәйрәм итеп кенә калмадылар, ГТО нормативларын да тапшырдылар.

Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре ел саен “Нурлыгаян” паркына җыела.

– Хезмәтебез авыр, әмма халык өчен иң кирәкле һәм мактаулы. Сәламәтлек тармагында эшләүчеләр алдына куелган бурычлар көннән-көн арта, таләпләр дә үсә. Алдыбызда торган максатларга ирешүдә бердәм булып тырыш хезмәтебезне куярбыз, дип ышанам. Бәйрәмдә алган күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф сезне яңа эшләргә рухландырсын, – диде район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов һәм ТР сәламәтлек саклау министрының котлавын җиткерде:

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, бәйрәм уңаеннан ихлас теләкләрен ирештергәннән соң, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм район башлыгының бүләкләрен тапшырды.

– Үзәк хастаханә – районыбызның иҗтимагый, мәдәни, спорт тормышында һәм башка чараларда иң актив катнашучы коллектив. Төп хезмәтегезне дә тел-теш тидермәслек итеп башкарасыз. Дәвалау-профилактика эшләре өчен уңай шартлар тудырылды. Бүген сезнең алда яңа таләпләр, заманча технологияләр куллану бурычы тора. Белем һәм һөнәри осталыгыгызны даими арттыра барып, яңа күрсәткечләргә ирешүегезне телим. Бүгенге бәйрәм чарасын спорт белән бәйләвегез дә Рухи-әхлакый үсеш елында яңа башлангыч һәм башкаларга үрнәк булып тора, – диде ул.

Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен педиатрия бүлеге җыештыручысы Альбира Афзалова һәм Яңа Сәет авылы фельдшеры Рәүф Хәкимов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Гөлназ Шәймәрдановага, лаборант Закирә Сәлаховага министрлыкның Рәхмәт хаты тапшырылды. Рентгенолаборант Вероника Шәрифуллина, склад мөдире Зиләрә Мәрдәншина, шәфкать туташы-анестезист Гөлназ Раянова район башлыгының Мактау грамотасын алды. Фармацевт Ильмира Гайфиева һәм педиатрия бүлеге шәфкать туташы Альбина Габдрәхимова район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Физиотерапия кабинеты шәфкать туташы Миләүшә Мәгалимовага, җыештыручы Ландыш Мәүлетбаевага, Рус Шуган фельдшер-акушерлык пункты җитәкчесе Татьяна Кузнецовага, терапия бүлеге өлкән шәфкать туташы Валентина Шәйхетдиновага, онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаевага, участок табибы шәфкать туташы Гөлназ Гатауллинага, Үрәзмәт авылы фельдшеры Алсу Шакировага үзәк хастаханә администрациясе һәм профсоюз комитетының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты тапшырылды. Бәйрәмдә 50, 65, 70 яшен билгеләп үтүче юбилярлар да хөрмәтләнде.

Тантаналы өлештән соң сәламәтлек сагында торучылар ГТО нормативларын тапшырдылар, үзләренең көчле дә, җитез дә, физик яктан әзерлекле дә булуларын күрсәттеләр. Соңыннан, кызыклы бәйге-уеннарда катнашып, районыбыз үзешчәне Илсур Хафизовның җырларын тыңлап, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев