Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйләмнәрендә – күңел җылысы

Олы Чакмак авылында гомер итүче Энҗе һәм Фәнис Гариповларның йорты әллә каян күзгә ташлана.

Җәй көне шау чәчәктә утырган аллы-гөлле “тәгәрмәчләр”гә кар ятса да, капка алдын алар әле һаман бизәп утыралар. Фәнис абый ишегалдындагы бакча коймасын читәнләп үреп куйган, бакчада һаман да алтын көз хакимлек итә төсле. Уңган кешенең ихатасыннан ук күренә диюләре хактыр, мөгаен. Һәр җирдә – исталык-пөхтәлек. Гадәттә шәһәр кешесе “Авылда чисталык саклый алмыйлар”, дияргә ярата. Бу бер дә алай түгел икән!

Өй эченә узабыз. Татарлага хас үзгә бер матурлык белән җыеп куелган караватта “безне күрәсезме?” дигәндәй нур чәчеп утырган чигүле мендәрләр, аш бүлмәсендәге бизәкле сөлге-тастымаллар хуҗабикәнең уңганлыгына ишарәли.

– Кул эшләре белән өченче класста укыганда шөгыльләнә башладым. Әтием Сабирҗанның, “Кызым, песиеңнең аяклары туңа бит, йон оекбашлар бәйләп кидерер идең!” – дип шаяртуын аңламыйча, шул ук кичне кулыма йомгаклар алдым. “Күзләр” җыюны гына белә идем инде, анысы. Әнием Сәгыйдә дә сер бирмәскә тырыша: үзе өйрәтә, “песиең сөенер инде” дип, әтиемне куәтли. Ике пар кечкенә башмаклар бәйләдем бит! Әти шаккатты, шаяртуын чынга алуыма ышанмый да торды, – дип искә ала бүген Энҗе.

Әнисе белән икәүләп йон җегерләргә ярата кечкенә Энҗе. Әнисе йон җепне кабаның бер ягыннан орчыкка урый, кызы икенче ягында чырагач белән мәш килә. Классларында чигәргә-бәйләргә, тегәргә өйрәнгән бердәнбер укучы була ул. Әнисенең: “Кызым, ят инде. Төн җитте, син һаман чигәсең, күзеңне сакла”, – дип орышуларына карамыйча, иптәш кызларының кичке уеннарга, “танцылар”га чакыруларына да исе китмичә, кул эше белән мәшгуль була Энҗе. Тырышлыклары юкка китми. Авылда спетакль яки концерт куя башласалар, ул чиккән ашъяулыкларны, бизәкле сөлгеләрне, бәйләмнәрне сорап, “арендалап” кына торалар.

– Алтын зур булмый диләр бит. Энҗе дә кечкенә гәүдәсе, уңганлыгы, эш сөюе белән мине әсир итте. Бер-беребезне кечкенәдән беләбез. Шушы авылда уйнап үстек. Сөякәй кызы булса да, әнисенең Олы Чакмакта яшәүче апаларына бик еш кунакка килә иде ул. Өебез әкиятне хәтерләтә бүген. Бөтен җирдә – матур гөлләр, матур рәсемнәр, чигүле-чуклы япмалар – хәләлемнең алтын куллары башкарган хезмәт, – ди горурланып Фәнис абый.

Бәрхет белән тышланган шкатулкаларны бәйләнгән чәчәкләр бизи. Бер тапкыр гына кулланышка яраклы чәнечкеләрдән дә матур чәчәк композициясе ясап куйган Энҗе. Квилинг техникасы белән дә таныш ул. Әллә нинди матур открыткалар ясап куйган. Кызлары Аидага да әнисенең таланты күчкән. Әтисе агач түмәрләреннән кисеп биргән “спил”ларга ясалган рәсемнәр шулкадәр җанлы – агач артыннан чыгып килүче бүре менә-менә сикереп өстәлгә төшәр, диңгездәге пингвиннар елмаешып өстәлдән атлап китәр төсле. 13 яшьлек кызга Ходай сәләтне бирсә дә бирер икән!

– Энҗе белән ничек мактанмыйсың?! Әллә нәрсәләр бәйли, чигә, тегә, ясый... Кулыннан килмәгән эше юк. Пәлтәгә кадәр бәйләп кия инде. “Ирең тун алмас бит, аларын ук бәйләмә”, – дим үзенә. Йон бияләйләр, оекбашлар бәйләп кидерә. Әз генә юкара башлау белән, яңасын бәйләп тә куя. “Әни, менә монысын ки әле”, дип, кидереп тә куя. Бәйләмнәрендә күңел җылысын да бар, – ди каенасы Кәшфия апа.

Бәйләм эшләренә ныклап Олы Чакмак авылына килен булып төшкәч, 1998 елда тотына Энҗе. Күпчелек “травка” җебе белән эшләргә ярата. Җепләрне Яр Чаллы шәһәренең “Бәйләм өчен” кибетеннән дә сатып ала, махсус заказ белән интернет-кибетләрдән дә кайтарта. Шәлләр, кофталар, косынкалар, хәтта тунга кадәр бәйләгән оста куллы райондашыбыз.

– Йон җегерләп бәйләргә дә бик яратам. Ихатадагы этебезнең йоныннан да носки бәйләп кигәнем булды. Эт йоны сәламәтлеккә файдалы диләр бит. Оренбургка баргач, дөя йоны да сатып алган идем, аннан бәйләнгән бияләй, оеклар да бик үзенчәлекле килеп чыкты. Ләкин кул өчен иң рәхәте – кәҗә йоны. Эшләргә дә рәхәт, бәйләмнәр дә йомшак һәм бик җылы була, – ди Энҗе.

...Өйдәгеләрнең һәммәсендә – җылы оекбаш, җылы камзул. Якын кешеләрен яратып, әнә шулай аяк-кулларын һәм аркаларын гел җылыда тота Энҗе.

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X