Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелның җәендә россиялеләрнең күңел ачуга күпме акча тотуы исәпләп чыгарылган

Бу җәйдә кафе, театр, кино, спорт чаралары һәм концертлар иң популяр күңел ачу төрләре булган, дип яза "Татар-информ".

Россиялеләр бу җәйдә, 2016 елның шул чорына караганда, күңел ачуга алты мәртәбә күбрәк акча сарыф иткән, диелә уртак тикшеренүдә.

Бу җәйдә кафе, театр, кино, спорт чаралары һәм концертлар иң популяр күңел ачу төрләре булган. Беренче унлыкка шулай ук цирклар, квестлар, музейлар, балалар өчен күңел ачу чаралары һәм экскурсияләр керә.

Спорт чаралары (бер билет бәясе - 2428 сум), балалар өчен күңел ачу чаралары (2326 сум) һәм футбол матчлары (1800 сум) иң кыйммәтле күңел ачу чаралары булган. Бер тапкыр экскурсиягә бару - 1757 сум, концертлар - 1694, театрлар - 1524, цирк һәм аттракционнар - 1426, зоопаркка бару 1051 сумга төшкән. Россиялеләр музейларга (853 сум), кафеларга (602 сум) һәм кинога (575 сум) иң аз акча сарыф иткән.

Халкы миллионнан арткан шәһәрләрдә яшәүчеләр барыннан да бигрәк кинога баруны өстен күрә, ди аналитиклар. Бу - Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Казан, Пермь, Ростов-Дон, Новосибирск, Чиләбе, Екатеринбург, Воронеж, Омск, Самара, Красноярск кебек шәһәрләргә кагыла. Түбән Новгородта спорт чараларына өстенлек бирсәләр, Волгоградта яшәүчеләр вакытларын кафеда үткәрергә ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев