Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелгы кыш бертөрле генә булмаячак

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге башлыгы Роман Вильфанд быелгы кыш температура буенча нормага якын булачак, дип фаразлый.

("Татар-информ"). Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге башлыгы Роман Вильфанд быелгы кыш температура буенча нормага якын булачак, дип фаразлый. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.

"Тулаем алганда, Россиядә кышның норма тирәсендә яисә нормадан бераз югары булуы көтелә. Әмма нәтиҗә бер: ул бертөрле генә булмаячак", - дигән Вильфанд дүшәмбе көнне матбугат конференциясендә.

Шулай итеп, метеоролог көчле салкыннар һәм җылытып җибәргән вакытлар да булачагын кире какмый.

"Билгеле бер салкыннар һәм билгеле бер җылыту чорын без нормаль фараз дип билгелибез, ягъни "хастаханә буенча уртача температура" дигән кебек. Зур тирбәнешләр булачак ", - дигән Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге башлыгы.

Ул өстәп, әлегә метеорологларның быел күпме кар булачагын әйтә алмавын җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев