Быелдан Россиягә килгән чит ил гражданнары эшкә урнашу өчен илгә килүгә патент сатып алырга тиеш
Патентлар моңа кадәр физик затларга эшкә ялланучыларга гына кирәк иде. Хәзер исә бу яңалык оешма-предприятиегә урнашырга теләүчеләргә дә кагыла. Патент алу өчен чит ил кешесе 30 көн эчендә гариза тапшырырга тиеш.
Патент 1 айдан 12 айга кадәр бирелә. Кирәк булган очракта аны тагын бер елга озынайтып була. Гражданның кулында ирекле медицина иминияте полисы, наркомания һәм йогышлы авырулары булмавы турында белешмә, ВИЧ-инфекция белән авырмавы хакында сертификат, рус телен, Россия тарихы һәм хокук нигезләрен белүе турында документы булуы мәҗбүри. Патент сорап язылган гариза янына шәхесне раслаучы таныклык, визитның максаты эш икәне күрсәтелгән миграция картасы, тору урыны буенча учетка куелу турындагы документлар да кирәк.
Федераль миграция хезмәтенең район бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев