Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда 11 нче сыйныф укучылары арасында татар әдәбиятыннан имтиханны нибары бер укучы тапшырган ул Мөслим районы Сикия авылыннан Флүзә Гыйздуллина

Бу хакта Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова хәбәр итте. Ул укучы - Сикия авылыннан Флүзә Гыйздуллина. Флүзә татар теленнән - 92, рус теленнән - 91, әдәбияттан - 72 балл җыйган, ә математиканың база өлешеннән "5"ле алган. Флүзә "Китапны бер көндә укып чыга алам",...

Бу хакта Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова хәбәр итте. Ул укучы - Сикия авылыннан Флүзә Гыйздуллина. Флүзә татар теленнән - 92, рус теленнән - 91, әдәбияттан - 72 балл җыйган, ә математиканың база өлешеннән "5"ле алган. Флүзә "Китапны бер көндә укып чыга алам", ди. Гадәттә көнгә 4 сәгать укырга тырыша. Флүзә татар китапларыннан тыш, рус, чит ил әдәбияты белән дә кызыксына. Тик интернеттан түгел, кулына тотып укырга ярата. Флүзә Әмирхан Еники, Һади Такташ, Фатыйх Кәрим, Хәсән Туфан иҗатын үз итә. Ф. Гыйздуллина, көллиятне тәмамлагач, туган тел укытучысы булырга җыена. Флүзәнең укытучысы - Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Даутова.

Фото уңнан беренче Флүзә Гыйздуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев