Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел республика ифтары үткәрү урыны үзгәрде

Республика ифтары быел 15 июньдә Теннис академиясендә үтәчәк, дип язылган "Матбугат.ру" сайтында.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова безгә хәбәр иткәнчә, тиздән "Казан-Арена" стадионында Конфедерация кубогы уеннары уздырылу сәбәпле, быел ифтар мәҗлесен анда үткәреп булмый. - Быелгы ифтарда, узган елдагыча, 10 мең кеше катнашыр дип көтелә. Аларга 700 волонтер хезмәт күрсәтәчәк. Бүгенге көнгә шуның кадәр волонтер килергә теләк белдерде. Узган елгы тәҗрибәдән чыгып әйткәндә, моның кадәр кеше белән бу зур эшне, Аллаһ кушып, башкарып чыгачакбыз. Ифтарга күп балалы гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар да чакырыла, - дип сөйләде ул. Ифтар мәҗлесен Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, "Казан-Арена" стадионы дирекциясе оештыра. Мәҗлестә дин әһелләренең вәгазьләрен, мөнәҗәтләр ишетеп булачак, бөтен җәмәгать бергәләшеп намаз укыячак. Сүз уңаеннан, Татарстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен билгеләп үтү көннәре тәгаенләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән Ураза гаете 2017 елның 25 июнендә бәйрәм ителәчәк. Корбан бәйрәмен 1 сентябрьдә билгеләп үтәчәкбез. 1 сентябрь ял көне булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев