Мөслим-информ

Быел 6 мөслимле мәктәпне медаль белән тәмамлады (ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ)

23 июньдә "Кояшлы Ык" паркында Чыгарылыш кичәсе узды. Быел 11 классны тәмамлау турында аттестат 61 яшь мөслимлегә бирелде. Укуда аеруча зур казанышлары өчен 6 райондашыбыз мәктәпне медаль белән тәмамлады.

Чыгарылыш класс укучыларын район башлыгы Рамил Муллин, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафаэль Демидов, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Мөслим вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов, район мәдәният йорты директоры Ирек Сәлихҗанов котладылар. Татарстанның атказанган артисты, якташыбыз Рөстәм Гыйльфанов чыгышы бәйрәмне бизәде.

ӘЙДӘГЕЗ ӘЛЕ, ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕНЕҢ МАТУР МИЗГЕЛЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРИК!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: