Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйгедән - бәйге. Безнекеләр дипломант булды

Халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышлап, республикабызда төрле чаралар үткәрелә. Шулар арасында аеруча үзенчәлеклесе - балаларның иҗади кул эшләре буенча оештырылган «Сөйкемле Шүрәле» конкурсыдыр, мөгаен. Алтынчы тапкыр оештырылучы конкурста 10 сыйныфка кадәрге укучы балалар катнаша, ә бәйгенең йомгаклау өлеше 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә утә. Әлеге бәйгедә Мөслим...

Республиканың мәдәният, мәгариф hәм фән министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырган «Сөйкемле Шүрәле» конкурсы 2010-2011 елларда республика күләмендә үткәрелсә, 2012 елда Бөтенроссия бәйгесе дәрәҗәсенә күтәрелде. 2013 елда, конкурсның географиясе тагын да киңәеп, Мәскәү, Астрахань, Уфа, Нижневартовск шәhәрләреннән тыш, Германия, Казахстан hәм Эстония балалары да катнаша алырдай Халыкара конкурс статусына ия булды.

Конкурсның беренче туры урыннарда узып, сайлап алынган иҗат эшләре электрон форматта оештыру комитетына җибәрелде. Безнең сәнгать мәктәбеннән анда «Киез эшләнмәләре» номинациясендэ Ралина Фазлыева, Диләрә Нуриева, Назилә Шакирова, Айзирәк Вагыйзованың эшләре сайлап алынды. 1750 эш арасыннан 700гә якыны конкурсның икенче турына үтте. Май ахырында бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды һәм җиңүчеләр бүләкләү тантанасына чакырылды.

1 июнь көне Казан шәhәренең «Әкият» курчак театры алдындагы мәйданда балалар өчен зур бәйрәм оештырылды. Балаларны «Мирас» бию ансамбле каршы алды, фойеда бәйгедә җиңгән иҗади эшләрдән күргәзмә карадык, Казанның I нче санлы сәнгать мәктәбе базасында балалар өчен мастер-класслар оештырылды. «Сөйкемле Шүрәле» VI Халыкара иҗат бәйгесенең тантаналы бүләкләү өлеше «Туган авылым» мемориаль комплексында үтте. Ралина Фазлыева (укытучысы - Эльмира Галиева) - I дәрәҗә, Диләрә Нуриева (Гөлназ Талыйпова) III дәрәжә лауреат булдылар. Назилә Шакирова (Гөлназ Талыйпова) hәм Айзирәк Вагыйзованың (укытучысы Рәмзия Батырова) эшләре жюри тарафыннан аерым билгеләп үтелеп, кызлар бәйгенең дипломантлары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев