Мөслим-информ

Бәйгедә – беренче

Республикакүләм уздырылган "Билингваль балалар бакчасы" бәйгесендә бик күп балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты. Район үзәге "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Зилә Кашапова Мәгариф министрлыгыннан килгән комиссия каршында татар телле балаларга рус теленнән ачык дәресләр күрсәтте. Комиссия балаларның белемен тикшерде, бүлмәләрнең бизәлешен карады. Түбән Кама шәһәрендә узган соңгы турда Зилә Кашапова рус һәм...

Республикакүләм уздырылган "Билингваль балалар бакчасы" бәйгесендә бик күп балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты. Район үзәге "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Зилә Кашапова Мәгариф министрлыгыннан килгән комиссия каршында татар телле балаларга рус теленнән ачык дәресләр күрсәтте. Комиссия балаларның белемен тикшерде, бүлмәләрнең бизәлешен карады. Түбән Кама шәһәрендә узган соңгы турда Зилә Кашапова рус һәм татар теле тәрбиячеләре арасында 1 урынны яулады. Ул ТР мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: