Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелгы кыш “рекорд”лы булды

Быел кыш һава торышы узган елгыдан 10-13 градуска җылырак булды. Март аеның беренче һәм икенче ункөнлекләрендә һава температурасы уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 8-10 градуска югарырак иде. Мондый “рекордлы” еллар 1975, 1997, 2008, 2016 елларда күзәтелгән.

Синоптиклар 23 мартта Бөтендөнья метеорологлар көнен билгеләп үтә. Районның метеорология станциясе Мөслимдәге Кооператив урамында  җыйнак кына бинада урнашкан. Биредә тәүлек дәвамында һава торышына күзәтү ясала.

Мөслим синоптиклары тәүлегенә сигезәр тапкыр төрле тикшерүләр үткәреп, аның нәтиҗәләрен журналга теркиләр, аннары Казанга җибәрәләр. Гадәттән тыш хәлләрне күз уңыннан ычкындырмас өчен, бер генә минутка да уяулыкны югалтмыйча, һава торышындагы үзгәрешләрне күзәтәләр.
– Безнең төп бурыч – атмосфераның төзелешен, үзенчәлекләрен, физик күренешләрне һәм процессларны системалы һәм киңкырлы өйрәнү, – ди метеостанция җитәкчесе Лариса Сабирова. 
Метеостанциядә Лариса Сабирова кул астында биш кеше эшли. Алар – техник-агрометеоролог Фагыйлә Минһаҗева, өлкән техник-метеоролог Гүзәлия Сәхбиева, техник-метеорологлар Нәзилә Сибаева, Әнисә Садыйкова, Нурания Нәҗмиева. Фагыйлә апаның эше аеруча җаваплы: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе өчен агрометеорологик күзәтүләрне терки, авыл хуҗалыгы культураларының үсеше, туфракның дымлылыгы турындагы мәгълүматларны туплый.
– Алдагы көннәрдә нинди һава торышы булачагын интернет челтәрендәге “Муслюмово погода рп 5ру” сылтамасыннан кереп карыйм. Фаразлар гел туры килеп бара. “Мөслим синоптиклары эшләрен белеп, яратып башкара” дигән фикер туды миндә, – ди райондашыбыз Лилия Галиева.
Һава торышына фаразлар “күктән алып” билгеләнми, әлбәттә. Алдагы көннәргә фараз атмосфера басымын, һава дымлылыгын, басулардагы кар катламының биеклеген, тыгызлыгын ачыклагач кына төзелә. Метеорологларга төрле җиһазлар ярдәмгә килә. Төрле датчиклар урнаштырылган метеорологик комплекс температура, дымлылыкны гына түгел, җилнең юнәлешен һәм тизлеген, яңгырның күләмен билгеләргә мөмкинлек бирә. Метеостанциядә шулай ук атмосферадагы радиоактив матдәләр күләме дә билгеләнә. Бөтен мәгълүматлар республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенә җибәрелә. Идарә хезмәткәрләре әлеге күрсәткечләр нигезендә алдагы көннәрдә күзәтеләчәк һава торышын анализлый, көтелгән куркыныч метеорологик күренешләр турындагы кисәтүләрне район метеостанциясенә юллый.
Метеорологлар башкарган эш актуальлеген беркайчан да югалтмас, мөгаен. Гади кеше, юлчылар, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен синоптиклар фаразы бик мөһим.
– Күзәтүләребезне авыл хуҗалыгы идарәсенә җиткереп барабыз. Кырау төшүе дә, салкын җил дә, корылык та әлеге тармак өчен куркыныч санала. Аларны алдан күреп эш иткәндә югалтуларга юл куелмый, эшне дә алдан планлаштырып була. Безнең бурыч – гадәттән тыш хәлләр турында халыкка алдан җиткерү, саклану чаралары турында кайгыртуны искәртү, – ди район метеостанциясе җитәкчесе Лариса Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама