Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел пенсия реформасы аркасында 40 мең татарстанлы пенсиягә чыкмаячак

2020 елда пенсияләрне республиканың 20 меңгә якын кешесе ала башлаячак.

2020 елда пенсия реформасы аркасында пенсиягә чыгу 40 мең татарстанлы өчен кичектерелә. Бу хакта  РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

«Ел саен без тотрыклы рәвештә 60 меңгә якын кешене пенсиягә җибәрдек. 2019 елда без 27 меңкеше пенсиягә чыкмады, 32 меңнән артык кеше пенсия яшенә җитеп чыкты. Быел хәл катлаулырак  — 40 меңгә якын кеше пенсиягә чыкмый. 2020 елда пенсияләрне республиканың 20 меңгә якын кешесе ала башлаячак», — дип билгеләде Вафин.


Аның сүзләренә караганда, мондый хәл 2028 елда тәмамлана торган күчеш чоры белән бәйле. Татарстанда Пенсия фонды органнарында 1 млн 146 мең кеше исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев