Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел кемнәр пенсиягә чыга

Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен берьюлы берничә шартның саклануы кирәк: билгеләнгән пенсия яше җитү, тиешле стаж һәм пенсия коэффициенты булу. 

2019 елда картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт тәэмин итүе буенча пенсия билгеләүгә хокук бирүче яшьне арттыру башланды. Инвалидлык буенча пенсия билгеләү өчен ничә яшьтә булу мөһим түгел, чөнки ул инвалидлык билгеләнгәннән соң рәсмиләштерелә. Пенсия яшен арттыру этаплап башкарыла, күчү периоды 2028 елда тәмамланачак. 
2021 елда иминият пенсиясенә 1965 елның беренче яртыеллыгында туган 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 1960 елның беренче яртыеллыгында туган 61,5 яшьтәге ир-атлар хокуклы. 

 

Үз чиратында пенсия коэффициентлары саны эш бирүче тарафыннан хезмәткәр өчен күчерелгән иминият взнослары суммасына бәйле: рәсми хезмәт хакы никадәр югары булса, эш бирүче булачак пенсия өчен шулкадәр күбрәк взнос күчерә. 
2020 елда иминият пенсиясенә хокук алу өчен 11 елдан да ким булмаган хезмәт стажы һәм 18,6 пенсия коэффициенты кирәк булса, 2021 елда кимендә 12 ел стаж һәм 21 пенсия коэффициенты кирәк. Ел саен таләп ителгән стаж һәм пенсия коэффициенты саннары артып барачак һәм 15 һәм 30га тигез булырга тиеш. Пенсиягә хокук алу өчен пенсия коэффициенты һәм стаж җитмәсә, пенсия билгеләү бу кирәкле саннар җыелганчы кичектереләчәк. Пенсия яше җитеп биш ел үткәч тә моңа ирешеп булмаса, иминият пенсиясе урынына гражданинга социаль пенсия билгеләнәчәк. 

 

Исегезгә төшерәбез, җыелган пенсия коэффициенты саннарын Россия Пенсия фонды сайтыннан яисә дәүләт хезмәтләре порталыннан, шулай ук Россия Пенсия фондының мобиль кушымтасыннан белә аласыз. 
 

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Фото -  Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев