Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәяләр сәбәпсез арткан

Кибетләрдә бәяләр артуын сизми калучылар да булган. Ә сез белгән идегезме?

Көн тудымы, бәя арта. Бу Яңа ел бәйрәме алдыннан аеруча сизелә. Узган атнада кибетләрдәге бәяләр безне дә шаккатырга мәҗбүр итте. Моннан бер-ике ай чамасы элек килограммы 34-38 сум булган шикәр комының бәясе – 58 сумга, көнбагыш мае 170 сумга кадәр менде. Шикәр комының бәясе кинәт күтәрелүне запасларның кимүе белән аңлатырга тырыштылар. 
– Социаль әһәмияткә ия продуктларга бәяләрне тотрыклыландыру буенча Министрлар Кабинеты оператив рәвештә чаралар әзерләде, дип белдерде РФ премьер-министры Михаил Мишустин. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, тармак ассоциацияләре һәм эре сәүдә челтәрләре арасында шикәр һәм көнбагыш маена бәяләрне киметү турындагы килешүләргә чәршәмбе көнне кул куелды. Киләчәктә аларга төбәк сәүдә челтәрләре һәм тәэмин итүчеләр кушылачак. 
Район кибетләрендә бәяләр бик нык күтәрелгән иде. Тиешле карар чыккач, сәүдәгәрләр бәяне тиз арада төшереп тә куйдылар. 
– Бүгенге көндә көнбагыш маеның бер литры – 110 сум, шикәр комының килограммы 46 сумнан артырга тиеш түгел, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеТүбән Кама территориаль органы өлкән белгече Алина Виноградова. 
Азык-төлеккә бәяләр арту бигрәк тә өлкәннәрдә зур ризасызлык тудыра. Дөге, карабодай ярмасы, йомырка, икмәк һәм май продуктларына бәя арту аеруча шау-шу тудырды. Җәй көне 36 сум торган батонны бүген 50 сумга саталар. 
– Шикәр комы көн дә кирәк. Менә 58дән 46 сумга төшкәч, кибеткә җыенып чыгып киткән идем. Күпләп алып куям инде. Аның кабат артасын яисә төшәсен кем белгән. Запас булырга тиеш өйдә. Кемдер 28 сумга кадәр төшә икән килосы ди. Ышанмыйм. Булмас. Яңа ел алдыннан табын әзерләр өчен продукцияне ел да декабрь башыннан ук алып куябыз. Ажиотажга эләкккән юк, – ди райондашыбыз Илдар Шәйхетдинов. 
Бездә бит барысы да җайлы эшләнә: башта сәүдә нокталарыннан карабодай юкка чыга, аннары ул, бәясе ике-өч тапкырга артып, янәдән киштәләргә менеп утыра. Шуннан соң кеше кирәксә дә, кирәкмәсә дә күпләп запас туплап калырга ашыга. Төрле ярмалар, тоз, көнбагыш мае ала башлый. 
Шунысы кызыклы: күп кенә райондашларыбыз кибетләрдә бәя артуын аңламый да калган. Әкренләп күтәрелгән бәяләр алга таба да артуын дәвам итәр иде, бәлки. Халыкның ризасызлык белдерүе хәлне көйләргә мөмкинлек бирде. Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин уздырган киңәшмәдә база продуктларына бәяләр үсеше төп теманың берсе булды. Президент, хөкүмәтне тәнкыйть утына тотып, шикәр комы, көнбагыш мае, он, макарон эшләнмәләре һәм икмәк-булка эшләнмәләренең нигезсез кыйммәтләнүенә басым ясады. Бәяләрне киредән төшерергә дигән карар чыккан булса да, Мөслимнең кайбер кибетләрендә көнбагыш мае элеккечә – 170 сум, ә шикәр комы 50 сумга якын иде. Йомырка бәясе дә җәйге хакка караганда 20-25 сумга кыйммәтләнгән. Дистәсе 82 сум торган кибетләр дә бар. “Бәяләр ни сәбәпле арта” дигән сорауга, сатучылар, сәбәпсез арта, дип белдерә. Яңа ел алдыннан сыек май, ярма-токмачларга, җиләк-җимешкә бәяләр артуына халык үзе дә сәбәпчедер, мөгаен. Сорау һәм ихтыяҗ булганда, сәүдәгәрләрнең үз товарларына һәм продукцияләренә бәяне арттыруы билгеле бит.

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев