Бәяләр артканын сизәсезме?

Хөкүмәтебез яңа ел башыннан пенсияләр һәм иң кечкенә хезмәт хакы арта дип сөендерергә өлгермәде, кибетләрдә товар бәяләре аннан алда ук артты. Әйе, бәяләрне куып тотармын димә.
Марат:
– Сизмәс җиреңнән сизәрсең. Бераз мая тупладым да, аны беренчел взнос итеп түләп, ипотека алырмын дип җыенып йөри идем. Тик бәяләр генә мине көтеп тормады, өскә “сикерделәр”. Янәсе төзелеш материалларына, башкасына бәя артты, шуңа күрә фатирлар да кыйммәтләнде. Төзелеш материалларына бәя күтәрелгәннән соң төзелгән йортлар кыйммәтләнсен дә ди, аның бит әллә кайчан төзелеп, күптән әллә ничә тапкыр ремонтланганнарының да бәясе арта. Шунысын аңлап җиткермим.
Мәрьям:
– Шәһәрдә яшибез. Азык- төлекне гел бер кибеттән алам. Күпләп алып куйганым юк, беткәннән-беткәнгә генә. Товарның үзем ияләнгән төрләрен генә сайлыйм. Күптән түгел он алган идем. Ул беткәч, кибеттә таныш төргәктәге онның бәясен күреп шаккаттым: элеккеге бәясе белән аерма – 38 сум! Башка төр азык-төлек бәясе дә шактый арткан. Ипине дә ашлыктан түгел, алтын бөртекләреннән пешерәләр диярсең: бәяләре көн саен диярлек арту ягына үзгәреп тора.
Азамат:
– Элекке чорны сагынып сөйләргә генә калды. Газетадан укыган идем: Сталин вакытында елга бер тапкыр кайбер төр товарларга бәяләрне төшерә торган булганнар. Мондый хәлнең хәзер булуы да мөмкин түгелдер. Хәер, кайбер кибетләр акция ясаган була. Беркөнне Чаллыга барган идек. Бер бик зур кибеттә кайбер обойларга бәя төшкән иде. Мөслимдә андыйлар ике мең сумнан артык тора, Чаллыда бер мең ярым иде. Обойлары да заманча. Шәһәр җирендә арзанрак әйбер табып була икән әле, дигән фикергә килдем.
Артур:
– Җиңел автомобильләргә бәя ел саен күтәрелә. Үзебезнең “Лада”ны сатып алырга җыенган кеше хәзер 80-100 мең сум тирәсе артыграк түләргә тиеш була. “Узган ел АвтоВАЗ машиналарына бәя җиде тапкыр арткан, 2021 елда автомобиль бәяләрен күреп, кулланучы шок кичерсә, 2022 елда “сатучы шок хәлендә калачак, чөнки машинага ихтыяҗ кимиячәк”, – дип язалар газеталарда.
Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 19:10Туган ягым күлләре Ур күле белән бәйле тагын бер истәлек. Бик озак еллар күл буенда колхозның яшелчә бакчасы булды. Кыяр, помидор, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, шалкан һ.б. яшелчәләр бик уңа иде. Яшь балалы, авыр эшкә ярамаган хатыннардан төзелгән үз бригадасы бар иде. Колхоз ашханәсен, колхозчыларны, килгән-киткәннәрне ел буе түтәлдән генә өзеп алынган һәм тозланган яшелчәләр белән тәэмин итеп торды бу бригада.4400
-
25 май 2022 - 17:26Тагын бер тормыш Россиянең ун регионында абортларны булдырмау буенча пилот проекты тормышка ашырыла.5700
-
25 май 2022 - 16:23Йод җитмәсә, эш харап Калкансыман биз дөрес эшләсә, кешенең организмы сәламәт була, ди табиблар. Калкансыман биз эшләп чыгаручы гормоннар йөрәк эшчәнлегенә йогынты ясый. Мускул көче, күрү сәләте, чәчләр, тән тиресенең сәламәт булуы да аңа бәйле. Район поликлиникасының профилактика кабинеты шәфкать туташы Рәүназ Мортазина белән калкансыман биз эшчәнлеге һәм авырулары турында сөйләштек.6300
-
25 май 2022 - 15:51Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.6000
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.16200
-
25 май 2022 - 14:25Яңа китапны япканда Адәм баласы – көмеш, гыйлеме булса – алтын. Шул көмештән алтынны ясаучы – укытучы.13301
-
25 май 2022 - 12:22Ләйсәннән – тунец салаты Мөслим кызы Ләйсән Сабирова әлеге салат рецептын тәкъдим итә. Салат – урта диңгез кухнясыннан.14400
-
25 май 2022 - 11:41"Киемгә - икенче тормыш" акциясенә старт бирелде Акция авыр хәлдә калган, мохтаҗ кешеләргә, күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм итү, хәйриячелек эшенә халыкның киң катламнары җәлеп итүнең максат итеп куя.12700
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.13700
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5100702
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.383000
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.332401
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).246704
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.209603
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика