Мөслим-информ

Буыннарыгызны саклагыз

Табиблар буын авыруларын замана чире дип саный. Аның йөздән артык төре билгеле.

Буын авыруларының иң киң таралганы – остеоартроз. Ул буын кимерчәгенең һәм аны каплап торучы юка сөяк катламының ашалуы нәтиҗәсендә килеп чыга. Остеоартроз күбрәк тез һәм бот буыннарында күзәтелә. Зарарланган буын кул белән тотып караганда кайнар була, хәрәкәтләнгәндә авырта. 
 

Авыру күбрәк илле яшьтән узган кешеләрдә күзәтелә. Кимерчәкнең ашалу процессы күзәнәкләрнең яңаруына караганда тизрәк бара. Остеоартроз күбрәк хатын-кызларда очрый, чөнки климакс чорында җенси гормоннар кими. Бу авыру нәселдән дә килергә мөмкин. Нәселдәнлек дигәннән, кайберәүләрнең буыннары нык сыгылмалы була. Мондый “камырсыман” балалар аякларын, арттан әйләндереп, җилкәгә салалар яки башка катлаулы күнегүләрне эшлиләр. Әти-әниләр моның хәтәр күренеш икәнен генә аңламыйлар. Суза, тарта торгач, мускуллар, сеңерләр, бәйләвечләр буыннарны тотып тора алмас хәлгә килә. Буыннар каймыгырга мөмкин. Һәрбер имгәнү икенчел артрозга, ягъни кимерчәкнең ашалуына, ышкылуына, тора-бара ярылып китүенә китерә. Әти-әниләр балаларын спорт яки бию түгәрәгенә бирер алдыннан табиб белән киңәшләшсен иде. 
Яссытабанлылыкка да җитди карарга кирәк. Аяк табаны амортизатор ролен үти, ә яссытабанлылык вакытында бу процесс бозыла һәм йөргәндә буыннар, бигрәк тә тез, бот буыннары авырлык белән эшли. Яссытабанлылык ачыклануга, ортопедик аяк киеме кияргә, супинатор кулланырга кирәк. 

 

Коксартроз – янбаш буыны зарарлану. Бу вакытта буынга авырлык килү арта һәм авырту башлана. Авырту көч килгәндә, бер халәттә озак торганда аеруча арта. Утыргач, бераз ял иткәч, ул уза, һәм кеше шуның белән алдана. Тора-бара авырту ял иткәч тә узмый, буыннар төнлә дә сызлый башлый. Кайчак, озаграк утырып торганнан соң, кузгалып киткәндә дә буыннарда авырту сизелә. Авырту юллар аша чыкканда, туры җирдән барганда кисәк кенә дә булырга мөмкин. Монысы бигрәк куркыныч, чөнки кимерчәк, кителеп, буынның эченә керә, берәр җирдә чөй кебек кысылып кала һәм кеше атлый алмас була. Кимерчәкне күп очракта операция юлы белән алырга туры килә. 
Остеоартроз чиренең тагын бер билгесе – иртәнгә буыннар кату. Буыннар майланмаган тәгәрмәч шыгырдаган тавыш чыгара. Дөрес, кайберәүләрдә буынның аз гына шыгырдап алуы гадәти хәл санала. Әмма остеоартроз вакытында шыгырдау көчле була, ул чит кешегә дә, авыруның үзенә дә ишетелә. Авыру азган саен, буынның формасы үзгәрә, ул урыныннан күчә, бер якка авыша, зурая. 

 

Спорт белән шөгыльләнүчеләрдә, имгәнүләрдән соң, еш кына икенчел артроз күзәтелә. Кеше юл һәлакәтенә очрап, берәр җире сынса да, икенчел артроз башлану ихтималы бар. Чөнки буын ялганганда барыбер ниндидер үзгәреш була. 
Остеоартрозны дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк һәм ул комплекслы булырга тиеш. Дәвалау дарулар ярдәмендә, физиотерапия һәм хирургия ысуллары белән алып барыла. Башлангыч стадияләрдә авыртудан дарулар ярдәмендә дә котылырга мөмкин. Иң беренче чиратта гормональ булмаган, ялкынсынуларга каршы көрәшә торган препарат билгеләнә. Төп басым кимерчәкнең туклануын яхшыртуга һәм аның ашалуын булдырмый калуга юнәлдерелгән даруларга – хондропротекторларга ясала. Авыру азганда, нинди генә дару эчсәң дә, файдасыз. Андый вакытта кимерчәкне алыштыру яхшырак. Хәзер мондый операцияне өлкән яшьтәге кешеләргә дә билгелиләр. 
Буыннарны ничек сакларга? 
Озак аяк өсте тору, аякларның берсен икенчесенә атландырып утыру зыянлы. Бөгелеп эшләү зарарлы. Биек үкчәле аяк киеменнән баш тарту, биек аркалы утыргычка утыру мөһим. Кайберәүләр, буыннарны язабыз дип, баскычтан җәяү менә, төшә. Бу – зыянлы. Йөзү, җәяү йөрүнең буыннарга файдасы бар. Утырып эшләгәндә аякларны селкетеп алыгыз яки су тутырылган пластик шешә тәгәрәтегез. 
Физик эшне ял белән чиратлаштыру әһәмиятле. Махсус җайланма – ортезлар кулланырга, өченче таяну ноктасы булдырырга кирәк. Әйтик, уң як буын авыртса, сул кул белән таякка таяну шарт. Болай эшләү буыннарга көч килүне киметә. Дөрес туклануга игътибар итү мөһим. Гәүдә авырлыгын нормада тотарга кирәк. Артык һәр килограмм көчне тез буынына – алты, оча-бот сөягенә дүрт мәртәбә арттыра. 
Зирәк Фәтхетдинов, 
район үзәк хастаханәсе хирургы.

Лилия Шәймиева фотосы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: