Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буыннар чылбыры. Милиционер Хатбуллиннар

Полиция хезмәткәрләре династиясенә гаиләбезнең өч буыны керә.

Полиция хезмәткәрләре династиясенә гаиләбезнең өч буыны керә. Иремнең бабасы Габдулла Хатбуллин 1904 елда Бондюг (Менделеевск) районының Камай авылында туа. 1926 елда ул Бондюг заводына эшче булып урнаша. Шуннан ОГПУга (берләштерелгән дәүләт сәяси идарәсенә) милиционер итеп күчерелә. 1934 елдан хезмәт эшчәнлеген Мөслим районы эчке эшләр бүлегендә дәвам итә. 1943 елда Габдулла Хатбуллин – Мөслим, соңрак Сарман эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары. 1948-1958 елларда Сарман эчке эшләр бүлеген җитәкли. 1958 елда бабаебызга милиция майоры дәрәҗәсе бирелә. Шул ук елны ул эчке эшләр органнарыннан лаеклы ялга китә, әмма районның иҗтимагый тормышында актив катнашуын дәвам итә. Хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. 1969 елда вафат була.

Әтисенең эшен улы Ленар Хатбуллин дәвам итә. Ул 1938 нче елның 29 августында туган. 17 яшендә Казахстанга чирәм җирләрне үзләштерүгә китә. 1957 елда армия хезмәтенә алына, Оренбург (Чкаловск) өлкәсендә хезмәт итә. Демобилизациядән соң Алабугадагы милиция мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлагач, хезмәт юлын Алесеевск районының Биләр бистәсендә башлый.

1965 елда Мөслим районына кайтып урнаша һәм хезмәт юлының шактый өлешен тикшерү бүлегендә эшли.

Ленар Габдулловичны грамоталы, җаваплы хезмәткәр буларак искә алалар. Лаеклы ялга ул 1983 елда өлкән лейтенант дәрәҗәсендә чыга. Әниебез Тәнзилә белән ике ул тәрбияләп үстерәләр.

Аларның кече уллары Диктат әтисе юлын сайлый. Минем ирем 1976 нчы елның 6 гыйнварында туган. Әнинең әйтүе буенча, кечкенәдән үк максатчан, тырыш булган. Читтән торып югары уку йортын тәмамлый, юрист белгечлеге ала. Эчке эшләр органнарында 1998 елдан эшли. Ун елдан артык – дәүләт автоинспекциясендә, аннан соң техник карау инспекторы, участок инспекторы, лицензия-рөхсәт бирү эшләре инспекторы. Хәзерге вакытта Росгвардия идарәсе лицензия-рөхсәт бирү эшләренең өлкән инспекторы. Полиция капитаны дәрәҗәсенә ия. Безнең өч балабыз – улыбыз һәм ике кызыбыз үсә. Улыбызга 13 яшь. Ул да полиция хезмәткәре булырга хыяллана. Бәлки династия әле дәвам итәр. Иң мөһиме балаларыбыз, бабайлары һәм әтиләре кебек гадел, максатчан һәм җаваплы булып үссеннәр.

Гөлнара Хатбуллина.

Фотолар – Хатбуллиннарның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X