Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буыннан-буынга күчкән һөнәр

Җитәкчеме ул, гади эшчеме, сәясәтчеме, сабый баламы – һәркемнең иртәнге, төшке, кичке ашы бар. Ашханәдә ризыкларны тәмле итеп пешекчеләр әзерли.

Әмәкәй кызы Илфира Тазова пешекче һөнәрен очраклы гына сайламаган. Бу һөнәргә мәхәббәт аңа буыннан-буынга күчеп килә. Карт әбисе дә авылның оста пешекчесе булган. Әнисе Раушания хуҗалыктагы механизаторларга ашарга әзерләгән. Әнисенә ияреп йөргән Илфира басу- кырларда борыннарны кытыклаган тәмле ашны бер генә тапкыр ашамагандыр. Авыр хезмәттән соң ризыкның ничек тәмле булуын, әниләре әзерләгән ашны игенчеләрнең яратып һәм рәхмәт әйтеп ашауларын күргән кызның да тизрәк үсәсе, әнисе кебек пешекче буласы килә.

– Урта белем алганнан соң, Мөслим политехника техникумына, пешекче-кондитер белгечлеге буенча укырга кердем. Укыганда ук Мөслимдәге кафе- ашханәләрдә практика уздык, эш тәҗрибәсенә остазыбыз Лилия Закировадан төшендек. Техникумда нинди генә ризыклар пешермәдек! – ди Илфира.

Юкка гына “Пешекче һөнәрен үзе тәмле итеп пешерергә яраткан кеше сайлый” димәгәннәрдер. Илфираның көндәлек аш-суы да бәйрәм табынына әзерләгән кебек. Ризыкны табынга бизәп чыгарырга да оста ул. Балалары иртәнге ботканы көтеп кенә тора. Чөнки Илфира монда фантазиясен эшкә җигә.

– Әниләре әзерләгән ботканы ашап бетермичә, өстәл артыннан торып киткәннәре юк. Чөнки Илфира ботканы әллә нинди формаларга китереп бүлә, җиләк-җимешләр белән бизи. Кызыбыз да әнисе һөнәрен сайлар, ахры. Ял көннәрендә бергәләп пилмәннәр, кәтлитләр ясыйлар. Улыбыз да аларга булышмакчы, – ди тормыш иптәше Максим.

Бүген Илфира Тазова “Мөслим икмәге”ндә пешекче- кондитер булып эшли. Эшендә дә бик яраталар үзен.

– Ко н д и т е р - б ул к а эшләнмәләрен бик оста әзерли. Яңа төр ашамлыклар да уйлап таба. Эшен яратып, күңел җылысын салып башкара. Дөрес һөнәр сайлаганы әллә каян күренеп тора. Табигатьтән бирелгән сәләт бар безнең Илфирада, – ди хезмәттәшләре.

Илфира, республика күләмендә узган бәйге- семинарларда катнашып, яңа күнекмәләр ала икән.

– Без ишле гаиләдә үстек. Алты балага ризыкны әни һәрвакыт төрләндереп һәм тәмле итеп әзерли иде. Пешекченең хәтере яхшы булырга тиеш. Ник дигәндә, аерым төр ризыкның рецептын ул үзе генә дә белә. Һәр пешекченең яратып әзерли торган ризыгы була. Укыган вакытта туй-мәҗлесләрдә официант булып та практика уздык, төрле кафеларда эшләдек. Шуңа игътибар иттем – бизәлеше ягыннан матур итеп бирелгән ашамлыкка караганда халык барыбер туклыклы ризыкка күбрәк өстенлек бирә. Иң мөһиме – ризыкка күңел җылыңны да салырга кирәк, – ди Илфира.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев