Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Буыннар очрашуы" милли гореф-гадәтләрне барлый

16 март көнне иҗтимагый совет каршында эшләп килүче "Буыннар очрашуы" клубы Габдулла Тукай исемен йөртүче мәктәптә бик матур кичә уздырды. Кичәне иҗтимагый совет рәисе Моряк Шәйхрахманович Йосыпов мондый сүзләр белән башлап җибәрде: "Татар халкының гаҗәеп аһәңле теленә, гореф-гадәтләренә, милли киемнәренә багышланган бәйрәмне шушында, бөек Тукай исемен йөртүче мәктәптә үткәрү -...

16 март көнне иҗтимагый совет каршында эшләп килүче "Буыннар очрашуы" клубы Габдулла Тукай исемен йөртүче мәктәптә бик матур кичә уздырды. Кичәне иҗтимагый совет рәисе Моряк Шәйхрахманович Йосыпов мондый сүзләр белән башлап җибәрде: "Татар халкының гаҗәеп аһәңле теленә, гореф-гадәтләренә, милли киемнәренә багышланган бәйрәмне шушында, бөек Тукай исемен йөртүче мәктәптә үткәрү - үзе бер горурлык. Ул бер мәдхия булып Тукай рухына да барып ирешсен иде".

Очрашуда рухи мирасыбызга битараф булмаган хезмәт ветераннары, укытучылар, ата-аналар, "Калфак" түгәрәгенә йөрүче укучылар катнашты.

Мин 2016 елның ноябрендә халкыбызның күренекле композиторы Сара Садыйкованың юбилеена багышланган "Калфаклы сандугач"исемле бик матур кичәдә дә катнашкан идем. Белгәнебезчә, Сара Садыйкова һәрвакыт калфак киеп йөргән. "Калфак кигән кыз искиткеч матур һәм әдәпле була", -ддп әйтә торган булган.Аның бу сүзләре безнең өчен девиз булып тора. Чөнки максатыбыз- әдәпле,инсафлы, ана телебезне, гореф-гадәтләребезне камил белгән балалар тәрбияләү. Халкыбызның милли киемнәре югалып калмасын, балалар аларны белеп үссен һәм куллансын дигән максаттан мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Татарстанның атказанган укытучысы, үзенең чигеп эшләгән картиналары белән райондашларыбызга яхшы таныш булган Низамова Роза Нәгыймовна җитәкчелегендә "Калфак" түгәрәкләре эшли башлады. Ул шулай ук калфакларның хәзерге чор үрнәкләрен чигү, ясау белән дә мавыга икән. Мин, үземнең класска чакырып, Роза ападан укучыларыма матур чигүле калфаклар ясарга өйрәтүне сорадым.Кызлар гына түгел, хәтта малайлар да кызыксынды. Кичәгә минем укучыларым кунак булып чакырылган иделәр. Кызлар бу бәйрәмгә хәзерләнеп килделәр: үзләренең күлмәк төсләренә туры китереп чиккән калфакларын киеп килделәр. Гимназиядә генэ түгел, Г. Тукай исемендәге мәктәптә дә, "Күбәләк" балалар бакчасында да "Калфак" түгәрәкләре эшли. Әти-әниләр дә, мәктәпләрдәге технология укытучылары Чулпан Әмирова, Ландыш Солтанова, "Күбәләк" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Алсу Сәгъдиева да бу эшкэ бик теләп кушылганнар. Кичәгә аларның балалары да бик матур күлмәкләрдән һәм калфаклардан килгәннәр иде.

Күргәзмәне ике мәктәп кызларының укалы сәйләннәр белән чиккән аллы-гөлле калфаклары бизәп торды. Кичәгә килгән кунаклар бу калфаклар белән кызыксындылыр: тотып та, киеп тә карадылар.Район музее хезмәткәрләре борынгы калфаклар күргүзмәсен алып килгән иде. Анда эшлүче Йолдыз Хантимерова борынгы эшләмәләр тарихы белән таныштырды.

Укучылар башкарган "Ак калфак" җырын тыңлаганнан соң, иҗтимагый совет рәисе Моряк абый Йосыпов тамашачыларга татар халкының баш киемнәре тарихы турында презентация тәкъдим итте. Калфак чигү остасы Роза апа Низамова калфак чигү, тегү серләрен күрсәтте. Районыбызның башка мәктәп укучылары да бу эш белән кызыксынуларын эйттеләр.

Кунак булып чакырылган гимназиянең 4а сыйныфы укучысы Идиятуллина Сабинаның Роза апасының ярдәме белән матур итеп чиккән калфагын киеп башкарган "Туган ил" җыры да бәйрәмгә ямь өстәде. Ә "Күбәләк"балалар бакчасы малайлары башкаруында "Кәләпүш" җыры теманы ачарга ярдәм итте.

Г. Тукай исемендәге мәктәпнең фольклор группасы балага исем кушу йоласын оста итеп башкарды. Татар исемнәрен сайлау уены яшь гаиләләр өчен киңәш формасында яңгырады. Балага исем кую йоласын тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Галиеваһәм мәктәпнең музыка түгәрәге җитәкчесе Энҗе Ибраһимова эзерләгән.

Г. Камал театры артисткасы, якташыбыз, скрипакачы Динә Закирова да калфаклар чигү белән шөгыльләнә икән.Аның турындагы видеоязманы да кичәдә катнашучылар зур кызыксыну белән карадылар.

Уздырылган чараны музыкаль-композицион эчтәлеген сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлназ Йосыпова эзерләгән.

Кичәнең ахырында мәгариф ветераны Наилә апа Сөләйманова башкарган композитор Сара Садыйкованың "Безнең җыр" исемле моңлы җыры татар халкы тарихына, рухына мәдхия булып яңгырады.

Маргарита Идиятуллина, Мөслим гимназиясенең югары категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев