Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бушлай юридик ярдәм көне үтте

Чара халыкның юридик грамоталылыгын арттыруга, хокук мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итүгә юнәлтелде.

27 ноябрь көнне “Бердәм Россия” партиясе Мөслим җирле бүлегенең кабул итү бүлмәсендә Бердәм халыкка бушлай юридик ярдәм көне үтте. Гражданнарны кабул итүне Татарстан Республикасы юристлары ассоциациясе оештырды. Чара халыкның юридик грамоталылыгын арттыруга, хокук мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итүгә юнәлтелде. Гражданнарны пенсия бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева, нотариус Мансур Мөҗипов, суд приставлары хезмәте җитәкчесе Гөлинә Сәхбиева, техник инвентаризация бюросы җитәкчесе Илһам Садриев һәм адвокат Рамил Латыйпов кабул итте һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына җавап бирде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев