Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бушлай сыр булмый!

Сеңлемнең “В контакте” социаль челтәрендәге “бит”енә курсташыннан хат килгән. Акча сорый бу. Озакка түгел, берничә көннән кайтарачак. Тик акча бүген кирәк!

Сеңлемнең “В контакте” социаль челтәрендәге “бит”енә курсташыннан хат килгән. Акча сорый бу. Озакка түгел, берничә көннән кайтарачак. Тик акча бүген кирәк! Туганымның авылда икәнен дә белә, шуңа почта аша җибәрүен сорый. Эчке эшләр бүлегендә эшләүче сеңлем курсташының социаль челтәрдәге битен “ачуларын” тиз төшенгән анысы. Бу төр җинаятьнең кайсы маддәгә туры килүен дә язып җибәргән. “Элемтә шунда өзелде”, – дип көлә туганым. 

Һәркем дә аның кебек уяу түгел шул, мошенниклар кулына эләгүчеләр байтак. Хәтерләсәгез, берара кесә телефоннарына машина оту турында SMS-хәбәр килә иде. Үзләре исеменнән бүләк уйнатучыларга телефон компанияләре нигәдер битарафлык күрсәтте. Инде телефонга радиотапшыру алып баручылары исеменнән шалтырата башлаганнар. Эчке эшләр бүлегенә шул хакта хәбәр кергән. Гражданинга автомобиль отуы турында хәбәр итәләр һәм ризалыгын белдерү, теркәлү өчен шалтыратучы күрсәткән счетка 5 мең сум яки башка сумманы күчерү кирәклеген искәртәләр. Телефоныгызга әлегедәй хәбәрләр, шалтыратулар килсә, сөенергә ашыкмагыз. Бушлай сыр тәбедә генә! 
Мошенниклар алдау юлы белән акча эшләүнең төрле ысулларын таба. Балагызның яки туганыгызның бәлагә таруы һәм шуңа бәйле акча сорау, банк картасының эшчәнлеге туктатылуга бәйле хәбәрләр һ.б. Узган ел Казанның Авиатөзелеш районында яшәүче 56 яшьлек бер ханым, аферистлар үгетләвенә бирелеп, 19,5 мең сум акчасыннан колак кага. Ханымның телефонына банк картасының блокка ябылуы турында хәбәр килә. Текстта күрсәтелгән номерга шалтыратып, ул мошенникларның аның счетыннан акча урларга тырышуы турында белә һәм аларга комачаулау өчен терминал аша берничә операция башкарырга кирәклегенә төшенә. Терминалга барган ханым “кайнар линия” телефоны аша банк хезмәткәрләреннән карта белән бернинди дә проблемалар тумавын белә. Тик, минут та үтми, аңа әлеге мәгълүматның дөрес булмавы турында хәбәр итәләр. Таныш булмаган зат инструкциясе нигезендә ханым картаны активлаштыра, берничә операциядән соң аны счеттагы акчаның сакланып калуына ышандыралар. Күпмедер вакыттан соң, балансны тикшергәндә, пенсионер ханым акчасының юкка чыгуын аңлый. 
Полиция хезмәткәрләре халыкны уяу булырга кирәклеге, таныш булмаган затлардан килгән мәгълүматларга ышанмаска, аны ныклап тикшерергә кирәклеген искәртә. Таныш булмаган кешеләргә акча бирмәгез, чит кешеләргә ишек ачмагыз. Алар үзләрен нинди дә булса компания вәкиле дип таныштырса, документларын сорагыз. Мошенниклык фактлары турында мәгълүматыгыз булса, “02” телефонына хәбәр итү кирәк. 
Игътибар итсәгез, акча эшләргә тәкъдим итүче тапшырулар да бар. Кайбер телеканалларда мут чибәр кызлар, таякчык-шырпыларны алыштырып, математик хисаплауны башкарырга яки хәрефләрдән сүз төзергә, шул рәвешле хәтта миллион сумга кадәр акча эшләргә тәкъдим итә. Бу да мошенниклыкның бер төре, минемчә. Аларга ни өчен халыкны алдарга мөмкинлек бирелүе генә аңлашылмый. Телеканалның акча эшләве билгеле, тик полиция хезмәткәрләре моңа нигә юл куя?! 
Олы яшьтәге күршем сөйли. Әлегедәй тапшырудагы биремнең җавабын белеп, ахирәте белән икесе җайлы гына акча эшләргә булганнар. “Шалтыратабыз: “Подождите, линия занята!” – диделәр. Берничә минуттан соң, телефонның акчасы бетеп, элемтә өзелде, – ди бу. – Дөрес җавапны һаман да әйтүче булмагач, телефонга акча салып, тагын шалтыраттык. “Недостаточно средств”, – ди. Тагын акча салдым, анысын да тиененә кадәр сыдырып алдылар. Тагын акча кертсәм, анысын да алыр микән?” дип, борчылып шалтыратуы моның. “Икегез дә югары белемле бит инде үзегез! Акча эшли бит алар!” – дим. “Җавапны белүче юк бит. Ә без беләбез, – дип, үзенекен тәкрарлый бу. – Ахирәт тә: “Шалтырат та шалтырат”, – ди. “Белмиләр түгел, махсус әзерләнгән үз кешеләре алар”, диюемә каршы: “Ник күрсәтәләр соң алайса?!” – диде күршекәем. Ник булсын, күршем кебек беркатлылар ярдәме белән акча эшлиләр! Уяу булыйк! 
Римма Афзалова. 
Фото – Pixabay.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X