Мөслим-информ

Бурычыңны түлә дә, тыныч йокла

10 март көнне район хакимиятенең актлар залында киңәшмә узды. Анда торак-коммуналь түләүләре өчен әҗәтләре булган гражданнар белән көрәш мәсьәләсе күтәрелде. Бүгенге көндә "Мөслим" идарәче компаниясенә 107 райондашыбызның бурычы бар. Әҗәтнең гомуми суммасы 700 мең сумны тәшкил итә.

Район башлыгы Рамил Муллин әлеге явыз түләмәүчеләрнең эш урыннарына мөрәҗәгать итеп, аларның җитәкчеләре белән дә сөйләшү алып барырга кирәк, диде. Шул ук вакытта суд приставлары да бурычлылар белән сөйләшү алып барачак. Әҗәтләре түләнмәгән гражданнар милкенә дә арест салыначак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: