Реклама
Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе тарафыннан 2015 нче елның 2 мартыннан 31 мартына кадәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләттерү буенча акция игълан ителде.
Әлеге акция кысаларында бурычлыларга карата мәҗбүри башкару чаралары кулланыла: милеккә арест һәм милекне алу, РФнән чыгуны чикләү, банк счетларына арест, 2500 сумга кадәр штраф. Акция нәтиҗәләре һәм бурычларын түләмәүчеләр исемлеге газетада бастырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз