Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычлыларга көн бетә!

2 апрель көнне район хакимиятенең актлар залында бурычлылар белән көрәш буенча киңәшмә узды. Аны район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Бүгенге көндә коммуналь хезмәтләр күрсәтүче "Мөслим" идарәче компаниясенә барлыгы 76 райондашыбызның 641 мең сум тирәсе бурычы бар.

Шуларның 41е судка бирелеп, аларның әҗәтләрен җыю белән суд приставлары шөгыльләнә. Моннан тыш, Газлаштыру фонды тарафыннан күпфатирлы йортларга урнаштырылган ике контурлы газ котеллары өчен дә 180 гражданның 2,6 млн сум күләмендә бурычы бар. Рамил Хәмзович бу юнәлештә атна дәвамында башкарылган эшләргә йомгак ясап, бурычлылар белән көрәшне тагын да катгыйлатырга, дигән бурыч куйды. Коммуналь хезмәт күрсәтүче оешмаларга барлык бурычлыларны да судка бирергә, суд приставларына исә әҗәтленең бар милкенә дә арест салырга кушылды. Киңәшмәдә катнашкан район прокуроры Фәнис Сәлимов кеше яшәмәгән буш фатирлар буенча эшне дәвам итәргә, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев