Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буран дулый, буран тынмый...

Гыйнвар ае кары-бураннары белән яңа елның ишекләрен ачты. Кайчан гына “кар юк” дип зарланган халык бүген уфылдый-уфылдый капка төпләрен көри, ишегалларын кардан арындыра. 

Район метеостанциясеннән хәбәр итүләренчә, гыйнварның беренче декадасында 27 мм кар яуган. Бу нормадан күпкә артык. Норма буенча ул 10 мм тәшкил итәргә тиеш. Узган ел бу чорда явым-төшем күләме 7,1 мм гына булган. Бүгенге көндә басулардагы кар катламының биеклеге 28-30 см тәшкил итә.
Районның төзекләндерү һәм яшелләндерү унитар предприятиесе эшчеләренә кар яуган көннәр урак өстенә тиң. Оешма хезмәткәрләре андый көннәрдә, төнге сәгатьләрдән алып, иртәнгә кадәр юлларны чистарту белән мәшгуль булды.
– Предприятиенең унбиш берәмлек техникасы – үзбушаткыч биш КамАЗ машинасы, грейдер, ротор, КДМ җайланмасы, ике “Амкадор”, өч МТЗ тракторы – юлларны кардан арындыра. Күпфатирлы йортлар ишегалдында “Амкадор” тракторы эшли. Мөслимдә безнең техника кереп чистартмаган бер генә урам, бер генә тыкрык та юктыр. “Курай” паркы, Тукай һәм Пушкин скверлары, “Кояшлы Ык” ял зонасындагы машина кую урыннары да даими чистартылып тора. Хезмәткәрләребез үз вазыйфаларына җаваплы карыйлар. Узган җомгада, иртәнге 8.00 сәгатьтә юлларны ябып, кичкә кадәр юлларны чистарттык, – ди предприятие җитәкчесе Радик Шәйсолтанов.
Шул ук вакытта “Карга чумып йөрибез”, – дип зарланучылар да очрый. Өстән явып торган карны ничек чистартып бетермәк кирәк?! 3 гыйнвар көнне генә дә оешма эшчеләре 140 КамАЗ кар түксә, 11 гыйнварда бу сан 300гә җиткән. Кар шулкадәр күп яуган иде, аны түгеп бетерү өчен генә дә ярты тәүлектән артык вакыт үтте. Җыелган кар элеккеге Сабантуй мәйданы ипподромына бушатылды.
– Зур техника керә алмаган урыннарны, газ торбасы үткән тротуар өслекләрен кул белән чистартабыз. Җирлекнең матурлыгы үзебез өчен бит. Мин бу җирлеккә Башкортостаннан күчеп килдем. Эшле дә, урын-җирле дә булдым. Оешма эшчеләре ел дәвамында урамнарны төзекләндерү, матурлау, чистарту белән мәшгуль. Кар көрәргә теплица кызлары да чыкты, – ди Фәннур Арсланов.
Билгеле булганча, авыл җирлекләрендә кар чистарту, эттерү мәсьәләләре үзара салым акчасы хисабына башкарыла. “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим филиалы техникасы федераль юлларда тәүлек әйләнәсе чистарту эшләре алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X