Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БУЛГАННАН БАР ДА БУЛА (Нияз Авзаловның 50 яшьлек юбилеена багышлана)

Таләпчән, кешелекле, ярдәмчел. Нияз Авзалов белән аралашкан һәркем - сыйныфташымы ул аның, хезмәттәшеме, кул астында эшләүчеме - аның турында шундый фикердә. Исеме дә җисемгә тиң. Нияз гарәпчәдән "бүләк", "рәхәт", "бәхет", "рәхмәт" мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Беренче карашка яшьтәшләреннән берни белән аерылмый ул. Гади авыл егете. Гаиләдә олы бала буларак, кечкенәдән кул...

Таләпчән, кешелекле, ярдәмчел. Нияз Авзалов белән аралашкан һәркем - сыйныфташымы ул аның, хезмәттәшеме, кул астында эшләүчеме - аның турында шундый фикердә. Исеме дә җисемгә тиң. Нияз гарәпчәдән "бүләк", "рәхәт", "бәхет", "рәхмәт" мәгънәсендә тәрҗемә ителә. Беренче карашка яшьтәшләреннән берни белән аерылмый ул. Гади авыл егете. Гаиләдә олы бала буларак, кечкенәдән кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп үсә. Яхшы укый. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Өлгергәнлек аттестаты алгач, берничә классташы белән бергә Казанга юл тота һәм Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. "Нигә әлеге уку йортын сайладыгыз?" дигән соравыма: " Авылда каласы билгеле. Шәһәр турында уйлаган да юк! Аннан, туганнарым арасында әлеге факультетта белем алучылар бар иде", - ди ул. Гомумән, ул чорда мөслимлеләр арасында авыл хуҗалыгы институтында укучылар күп була. Югыйсә, ул чорда бу институт иң авыр уку йортларының берсе санала. Тик уку Ниязга җиңел бирелә. Уку йортын, үзе сайлаган һөнәрне яратуы, мәктәптә яхшы укуы ярдәм иткәндер, бәлки. Н. Авзаловның авыл хуҗалыгы институтын сайлавына уку йортында көрәш секциясе эшләве дә тәэсир итми калмагандыр. Кечкенәдән Илгиз абыйсыннан (Илгиз Сәхбетдинов - Ташлыяр егете, көрәшче) көрәш алымнарын өйрәнеп үскән егет институтта, авылдашы Камил Хуҗиәхмәтовка ияреп, әлеге секциягә йөри башлый. Чынлап торып көрәш белән кызыксынган Нияз югары белем алган чорда ике тапкыр Татарстан чемпионы була! 1985 елда Россия күләмендә узган көрәш бәйгесендә үз үлчәү авырлыгында икенче урынны ала! Булганнан бар да була! Нияз Гаязовичның күпләр белмәгән тагын бер сәләте бар. Кырыс тоелса да, күңеле нечкә аның, сәнгатькә гашыйк, җырга һәвәс. Әтисе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Авзаловтан күчкән сәләт. Студент елларында моңлы тавышы, җырга осталыгы белән үз көнен үзе күрә, дисәк тә була. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институты студентлары белән Роберт Галиев ансамбль оештыра. Нияз да әлеге ансамбльгә й өри. Ансамбль ял көннәрендә Казан тирәсендәге авылларда концерт куя. Шул рәвешле Нияз 65 сум стипендиясенә өстәмә ял саен 60 сум акча эшли. "Нияз, мәдәният өлкәсендә эшләсә дә, спорт буенча китсә дә, бүгенгедәй уңышка ирешер иде, - ди аның классташы Ларис Бариев. - Бар яктан килгән ул!" ... Диплом алган көнен бүген дә елмаеп искә ала Нияз Гаязович. Мөслимнән килергә тиешле машина күренмәгәч, иптәшен ияртеп, "утырт әле, абый" белән туган ягына кайтып китә егет. Кичке сигездән соң! Дипломлы яшь белгечне район җитәкчелеге Мелиорациягә эшкә билгели. Ул чорда (1991-92 еллар) оешманы Рөстәм Шәрипов җитәкли. Инженер-механик булып кайткан Нияз "Татарстан" хуҗалыгындагы сугарулы җирләр участогына җитәкче итеп билгеләнә. Бу чорда районда сугарулы җир мәйданнары да 6 мең гектар исәпләнә. Тик беренче көнне яшь белгечне Мелиорациянең ярдәмче хуҗалыгы "Примерный пахарь"га җибәрәләр. Р. Шәрипов егеткә яңа кайткан культиваторны җыярга куша. Шул рәвешле җитәкче егетнең нәрсәгә сәләтле булуын тикшерә. "Рам һәм бик күп детальләрдән торган культиватор белән озак интекмәде Нияз, - дип искә ала ул чорны "Примерный пахарь" җитәкчесе булган Васыйл Хамматов. -Инструкциясенә күз төшерде микән, хуҗалыкта булган культиваторны карап килде дә, бер көндә җыеп та бетерде. Бик булдыклы булып чыкты ул." Мелиорация районда базар мөнәсәбәтләрен үзләштергән беренче оешма була. Оешма үз сәүдәсен, ягулык станциясен булдыра, ярдәмче хуҗалыгын төзи. "Кыскасы, кемгә нәрсә кирәк - шуны эшлибез: су кертәбез, койма коябыз. Кибеттә цемент, шифер, такта сатабыз. Тактаны үзебез ярдырабыз, тегермәнебез эшли. Әлеге эшләрнең башында, минем урынбасарым буларак, Нияз Гаязович торды", - ди Р. Шәрипов. Мелиорация оешмасы "Дружба" пычкылары алып кайтып сата. Ульяновск заводы белән төзелгән килешү нигезендә, районны гына түгел, республика оешмаларын "УАЗ" машиналары белән тәэмин итә. Машина алыр өчен Мөслимгә Карачаево-Черкесиядән үк киләләр хәтта! Горький автомобиль заводы белән килешү төзеп, "Волга" машиналары алып кайтып саталар. Һәркем белән уртак тел таба белгән булдыклы егетне район җитәкчелеге дә игътибардан читтә калдырмый. Хакимият башлыгы Гариф Хафизов Н. Авзаловны үзенең урынбасары итә. Бер елдан район җитәкчесе вазыйфасына Рөстәм Шәрипов билгеләнә. Ул елларда районда газлаштыру бара. Алар эшләгән дәвердә районда ел саен 300 километр газүткәргеч сузалар! Шуның 160 километры авыл эчендә эшләнә. 1998 елда ул янәдән Мелиорациягә кайта. Бу юлы җитәкче сыйфатында. Нияз Гаязович хезмәт куйган чорда яңа контора бинасы, складлар төзелә. Горбуновкада ике склад салына. Буалар ремонты белән шөгыльләнә башлыйлар. Райондагы 27 буаның бүген күпчелегенә капиталь ремонт ясалган. Хөкүмәт программасы нигезендә республикада елына 60 буа ремонтлана. Шуларның күпчелеге Мөслимдә. Җаваплылыгы чикләнгән "Строймелиосервис" җәмгыяте Президент программасы нигезендә ел саен 4-5 буа ремонтлый. Моннан тыш Азнакай районындагы буаларга да мөслимлеләр ремонт ясый. Быел җирлегебездә биш буага капиталь ремонт үткәреләчәк. "Строймелиосервис" җәмгыяте көче белән башкарылган тагын бер күләмле хезмәт - район үзәген чишмә суы белән тәэмин итү. Ташлыярдан Мөслимгә су линиясен сузу 2007 елда башлана. Ике елда 18 километр суүткәргеч эшләп, каптаж ясыйлар. "Болар барысы да "Татмелиорация" траст компаниясе җитәкчесе Ә. Залаков ярдәме белән эшләнде. Мөслимлеләрне сулы итү өчен Әнвәр Мәхмүтович 20 млн сум акча бирде. Аңа без бик рәхмәтле!" - ди Н Гаязович. "Нияз Гаязович - бик төгәл кеше, үзенә дә, башкаларга да таләпчән, - ди В. Хамматов. - Мелиорация буалар ремонты белән шөгыльләнә башлагач, Нияз, бу өлкәне ныклап өйрәнеп, гидротехник корылмалар буенча баш белгечкә әйләнде. Басу-кырларның мәйданын, кайсы культура күпме җир биләгәнен төнлә уятып сорсаң да белә!" Әйтергә кирәк, "Примерный пахарь" нигезендә оешкан "Авзалов" фермер хуҗалыгының җир мәйданы хәзер 4700 гектар тәшкил итә. Җир эшкәртүдә классик ысулларга өстенлек бирүче хуҗалык - Россия орлыкчылык союзы әгъзасы. Районда орлыкчылык белән шөгыльләнүче бердәнбер хуҗалык Казан, Самара, Свердловск, Омск фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлек итә. Хезмәт бушка китмәгән. 2008 елдан Н. Авзалов "ТР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исемен йөртә. Зилә һәм Нияз Авзаловлар өч балага гомер бүләк иткән. Уллары, әтиләре юлыннан китеп, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә укый. Олы уллары Алмаз әтисе кул астында эшли, тәҗрибә туплый. Илмаз кадастр инженеры һөнәрен үзләштерә. Төпчеге Нәргизә дә әтисе юлыннан китмәгәе. "Гаиләмә, хезмәттәшләремә мин бик рәхмәтле, - ди Нияз Гаязович. - Кул астымдагы кайбер егетләр белән 1991 елдан бирле бергә эшлибез. Һәркайсы булдыклы, тәҗрибәле. Рәхмәт аларга!" Кул астындагылар да бик хөрмәт итә аны. Җитәкчеләре белән ихластан горурланып: "Безнең Гаязыч!" дип йөртәләр. Горурланмаслык түгел шул! Булдыклы хуҗа булу өстенә бик кешелекле дә Нияз Авзалов. Һәркайсын кайгыртып, ярдәм итеп тора. Чирләп китсәләр, республика хастаханәләренә дә үзе алып бара, табиблар белән дә сөйләшә. Кемдер ярдәм сораганга түгел. Үзе шундый. Күңеле шулай куша. Игелек кылу - Нияз Гаязовичның яшәү рәвеше. Игелекле, кешелекле ярдәмчел җитәкче кул астында эшләве исә - җан рәхәте! Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама