Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Булдырдылар!

Казанда РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы бүлеге дәүләт инспекциясе үзәгендә сулыкларда беренчел ярдәм күрсәтү буенча нормативлар тапшыру узды.

Коткару көймәсендә ишү, коткару чараларын сулыкта куллану күнекмәләре тикшерелде. 24 районнан килгән имтихан тапшыручылар арасыннан райондашларыбыз Айрат Әсадуллин, Артур Боронков, Илназ Мәгъданов имтиханны уңышлы тапшырды һәм матрос-коткаручы таныклыгы алды.
Егетләр алдан дистанцион форматта укуларда катнашкан. Мөслимдә яшәүче Айрат Әсадуллин җәйге чорда Ык буенда коткаручы булып эшкә кергән. “Егетләребез булдырды, районыбыз данын уңышлы якладылар,” – ди массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе җитәкчесе Марат Байрханов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев