Булдыклы әти – балаларга үрнәк
Гомере буе намуслы хезмәт куйган Мөхтәр Хафизовның балалары шулай ди.
Мөхтәр Хафизов 50 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Элекке Киров колхозының алдынгы механизаторы ул. Америка ысулы белән – кукуруз, “французча” чөгендер үстергән, икмәк суктыруда алдынгы булган, беренчеләрдән булып К-701 тракторында мең гектардан артык мәйданны туңга сөргән Мөхтәр абыйны авылдашлары гел мактап сөйли.
Мөхтәр абый хезмәт юлын 16 яшендә комбайнчы булып башлый. Һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган егетнең рәсеме дистә еллар дәвамында районның мактау тактасыннан төшми. Хезмәтен хөрмәт итеп, 1979 елда Мөхтәр абыйны районның мәртәбәле делегациясе составында Куба Республикасына бер айлык туристик сәяхәткә дә җибәрәләр.
– Миңа 8 яшь булгандыр, Мөслимгә Америкадан чит ил техникасы кайтты. Әлеге комбайнга, тәҗрибәсе зур дип, әтине утырттылар. 1995 елда Франциядән комбайн кайтты. Әти ул комбайнда да эшләде. Чит ил кешеләрен өйгә ашарга да алып кайта иде, – дип искә ала Мөхтәр абыйның кызы Гөлшат.
Тырышлыгын, оештыру сәләтен куреп, 1997 елда Мөхтәр абыйны Иске Вәрәш бригадасына бригадир итеп билгелиләр. Колхозчылар белән бик тиз уртак тел таба Мөхтәр Хафизов. Ул идарә иткән бригада уңышлы эшли.
– Әтием гомер буе комбайнда эшләде. Мине кечкенәдән үзе белән йөртте. Комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Механизатор һөнәрен сайлавымда әтиемнең дә йогынтысы булгандыр. Ул һәрвакыт: “Җирне яратырга, туган ягыңда кирәкле кеше булырга кирәк! Басу-кырларның матурлыгын күрә белү зарур!” – дип әйтә иде. Тимерче, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен дә үзләштердем. Һөнәремне һәрвакыт тәм табып башкардым, – ди Мөхтәр абый.
“Мөхтәр эшләп карамаган бер генә комбайн, бер генә трактор да калмагандыр. Мактау грамоталарын, күкрәк билгеләрен ул гына алып бетергәндер”, – дип хезмәттәшләре аны елмаеп искә ала.
Райондашыбыз “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында озак еллар бригадир булып эшләде. Бүген ул лаеклы ялда. Дистә елдан артык шушы вазыйфаны башкаручы ир-егет тормыш иптәше Зимфира апага да, балалары, оныкларына да терәк-таяныч.
– Икебезнең дә эш тынгысыз, җаваплы булды. Озак еллар район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләдем. Мөхтәр эшемне аңлый иде. Өйдәге эшне ирнекенә яки хатынныкына бүлмәде. Балаларга дәресләр әзерләште. Балаларга югары белем алырга этәргеч бирүче, ярдәм итүче дә – Мөхтәр, – ди Зимфира апа.
Биш оныгы өчен җан атып торучы бабайны оныклар да якын итә. “Бабай мине ныграк ярата” дип үзара үртәшеп тә алалар. Мөхтәр абый тормышыннан канәгать. Булганына шөкер итеп, рәхмәтле булып яши.
Мөхтәр абыйның гаиләсе авылда да үрнәкләрдән санала. Кызлары Гөлшат Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлап, Мөслим урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшли. Кияүләре Рафаэль –район электр челтәрендә инженер. Уллары Рушан – нефть чыгара, киленнәре Альбина Иске Вәрәш мәктәбендә балаларга белем бирә.
– Балаларыннан игелек күреп, ихтирам тоеп яшәүче әтиләр бәхетле! Мин дә шул бәхетлеләр арасында. Якыннарымның кадерлесе булып яшим. Озак еллар балаларның, оныкларның уңышларына сөенеп яшәргә язсын! – ди Мөхтәр абый.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев