Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Бүләк тапшыручысына карап кадерле

Бүләк өчен чын күңелдән рәхмәт әйтеп, алып куегыз.

Моңа дөрес сайланган әйбер һәм аның ничек бирелүе мөһим дип өстәп кенә була. Бүләкне ничек кабул итәргә: шундук карап алыргамы яки көтеп торыргамы? Күпләр бүләкне ачып карап алуны әдәпсезлек дип саныйлар, һәм юкка. Бүләк бирүче кешенең бүләкнең сезгә ни дәрәҗәдә ошаганын беләсе килә, бүләккә мөнәсәбәтегез кызыксынды­ра. Әгәр дә бүләкне ошатмасагыз, моны аңа белгертмәскә тырышыгыз. Тырышып сайлап алынган бүләк иясенең караңгы чырае аның кич буена кәефен җибәрергә мөмкин. Бүләк өчен чын күңелдән рәхмәт әйтеп: “Бүләк түгел, игътибары кадерле”, - дигән халык мәкален күздә тотып, алып куегыз.

Шәраб бүлөкме?

Бик яхшы шәраб булса да, хатын-кызга аны бүләк итү килешми. Башка әйбер сайларга кирәк булыр. Ә менә ир-атка шәраб яхшы бүләк. Ул яхшы маркалы яки коллекциядәге шәраб, яхшы коньяк, шампан шәрабе - танышыгыз өстенрәк күргән эчемлек булсын. Ул махсус тартмада яки матур итеп төрелгән булырга тиеш. Матур кәгазьгә төрелеп, кәрзингә салынып та бирелергә мөмкин. Аеруча тантаналы очракларда шешәне кәрзингә салып чәчәкләр белән бизәр өчен флорис- тларга мөрәҗәгать итәргә дә була. Мондый композиция чыннан да яхшы бүләк булачак.

Ә бүләктәге бәя күрсәткечен ни эшләтергә соң? Бәя күрсәткечен яки чекны, мөмкин булса, алырга кирәк. Бүләк бәясенең бу очракта әһәмияте юк бит. Алай да гарантия срогы белән сатылган әйбернең чегын сакларга мөмкин.

Рәсми кешеләргә һич тә көнкүреш кирәк-яраклары алырга ярамый: бәллүр ваза, төпчек савыты, гравюра, кулланма сәнгать әсәре -офиска яраклы әйбер булса - яхшырак. Галстук, күлмәк, бизәнү әйберләре, бигрәк тә эчке киемнәр эш урыны өчен ярамый һәм урынсыз да. Сез бу бүләкләрне зәвыкларын яхшы белгән бик якын кешеләргә генә бирә аласыз.

Акча бүләк итәргә ярыймы?

 Рәсми шартларда акча бүләк итәргә ярамый. Аз таныш булган кешеләргә дә бирергә кирәкми. Искәрмә  - яшьләргә туйга бүләк итеп бирү. Бүләк алырга икеләнгәндә бик якын кешегә генә конвертка салып акча бирергә мөмкин. Акча биреп кенә калмыйча, әйбер сатып алганда да янында булырга тырышыгыз. Балаларга акча бүләк итәргә киңәш ителми.

Балаларга нәрсә бүләк итәргә?

Әлбәттә, уенчык яки аны чынлап та кызыксындырган әйберне. Кием- салым әле кыз баланы куандырса да, ир баланы куандыруы икеле. Тәмле- томлы сайлаганда да сак булыгыз: барлык балаларга да чикләнмәгән күләмдә баллы әйберләр ярамый. Әгәр балаларга мәче баласы, көчек бүләк итәргә уйласагыз, башта баланың әти-әнисе белән киңәшегез.

Бүләкне кайчан һәм ничек тапшырырга?

Бүләкне алдан әзерләп куярга кирәк: сумкадан чыгарырга, чәчәкләрне, әгәр бизәү өлеше булмаса, төргәгеннән алырга. Аны өйгә кергәндә үк, хуҗаларны көттермичә, хуҗага яки хуҗабикәгә тапшыралар. Чәчәкләрне, кем тантанасы булуына карамастан, хуҗабикәгә тапшыралар.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев