Мөслим-информ

Булачак игенчеләр чәчүдә сынала

Бүген барлык авыл хуҗалыгы формированиеләрендә дә язгы чәчү бара. Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы мастерлары һәм укучылары да үз участокларында чәчүне башладылар. 325 гектар мәйданның 100 гектарын көзге бодай били. Бүгенге көндә хуҗалыкта арпа чәчү бара. 100 гектар тәшкил итәчәк мәйданның 80 гектарында эш төгәлләнгән. Калган җир мәйданнарына язгы бодай...

Бүген барлык авыл хуҗалыгы формированиеләрендә дә язгы чәчү бара. Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы мастерлары һәм укучылары да үз участокларында чәчүне башладылар. 325 гектар мәйданның 100 гектарын көзге бодай били. Бүгенге көндә хуҗалыкта арпа чәчү бара. 100 гектар тәшкил итәчәк мәйданның 80 гектарында эш төгәлләнгән. Калган җир мәйданнарына язгы бодай чәчү планлаштырыла. Аграр көллияттә югары сыйфатлы орлык чәчүгә зур игътибар бирелә. Көзге бодайның "Казанская-560" сорты чәчелгән. Язгы бодайның - "Тулайковская-10", арпаның "Нур" сортын чәчәләр. Чәчүне филиалның мастерлары һәм укучылары алып бара. Басуда алты берәмлек техника эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: