Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Буалар яңара

Бу сезонда район мелиораторлары Сикия, Ольгино һәм Иске Әлмәт буаларында капиталь ремонт эшләре алып бара.

Узган гасырның 70-80нче елларында игенчелектә сугару системалары күпләп төзелде. Шул исәптән буалар да. Бүгенге көндә Мөслимдә 31 буа бар. Республика Президентының 2012 елда гамәлгә куйган программасы нигезендә соңгы елларда буаларны һәм гидротехник корылмаларны төзү-төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Соңгы берничә елда Баек, Яңа Усы, Иске Вәрәш авылларында буалар төзелде, барлыгы 28 буада капиталь ремонт үткәрелде. Районда буалар җаваплылыгы чикләнгән “Мелиорация” Мөслим предприятиесе” җәмгыяте һәм “Алга” ПМК-Мелиорация” оешмасы көче белән ремонтлана. Шул рәвешле ел саен икеөч буада капиталь ремонт үткәрелә. 
Җитмешенче еллар ахырында төзелгән Ольгино буасы – райондагы иң зур ясалма сулыкларның берсе.  Биредә су элеккеге дәрәҗәсеннән 2,5 метрга күтәрелгән. Аның су өслеге көзгесе 43 гектар тәшкил  итә. Төзекләндерү  эшләреннән соң буаның  су  сыйдырышлылыгы тагын  да  артып,  1  млн  кубометрдан артып китәргә тиеш дип исәпләнә.
Төзүчеләр, буаның авария очрагында кушылучы суташлагычының шлюзын ябып, бетон җәю эшләрен башкаралар. Ә менә урта өлештә – тагын да түбәндәрәк урнашкан су агышы торбасының задвижкасыннан су агызыла.
– Буаның суы шактый кимеде инде. Ул бөтенләй агып беткәннән соң, җәй дәвамында буа төбендәге ләм кибәчәк. Көзен аны чыгаруга керешәчәкбез. Ләмнең тирәнлеге урыны-урыны белән 4-5әр метрга кадәр җитә,  –  ди оешманың  прорабы Разин Гайнетдинов. Гомумән, быел Ольгино буасында республика бюджеты хисабына 4,5 млн сумлык капиталь ремонт эшләре үткәрү каралган. 
 - Киләсе елга тагын да күләмле эшләр планлаштырыла. Метрәй һәм Яңа Усы басуларында 628 гектар мәйдан биләүче сугару системасы төзеләчәк.  Сугарулы  җирләрне  кабат  торгызу өчен федераль бюджеттан 90 млн  сум  финанс  бүленде,  – ди “Мелиорация” Мөслим предприятиесе” җитәкчелеге. 
Оешма бүген, субподрядчы буларак, Сикия буасында да төзекләндерү эшләре алып бара. Узган ел 6 млн сумлык эш башкарган булсалар, быел 10 млн сумлык төзекләндерү эшләре башкарачаклар. Бер үк вакытта Рус Шуган җирлегендәге Роща басуларында федераль бюджет хисабына сазлы урыннарны киптерү  эшләрен дә башлаганнар. Анда 300 гектар мәйданда 16 км озынлыкта торба салалар. Киптерү эшләреннән соң әлеге мәйданнар чәчүлек җирләре буларак файдаланылачак. 
Шулкадәр күләмле  эшләрне башкару өчен оешманың матэшеннән аерылмый – бульдозеры белән җир эшләрен башкара, кирәк  чакта кулына көрәк тә ала. Эретеп  ябыштыручылар Илдархан Басыйров һәм Рафыйкъ Даутов, кранчы Дамир Вәлиев, эксди-техник базасы да куәтле, эшчеләре дә җитәрлек. Кайсы гына хезмәтчән турында сорасаң да, җитәкчелектән “универсал” дигән бәяләмә ишетәсең. Гидротехник корылмаларны ремонтлауда эшләүчеләр арасында да күп андыйлар.  Фаяз Сөләйманов, җиде дистәсен тутырса да, яраткан каваторчы  Ярулла  Лотфуллин, эшчеләр Фәнис Фәттахов, Илмир Гыймаев та участокта эш көйле барсын өчен тырыша. 

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X