Мөслим-информ

Бу кызыклы. Су турында

Су һәрвакыт актив хәрәкәттә. Аның хәрәкәт көче булып кояш, ә төп чыганагы булып бөтендөнья океаны тора. Кояш энергиясенең якынча 1/4 өлеше сулыкларда­гы суның парга әйләнүенә китә.

Су – иң кирәкле матдә. Су булмаса, тормыш та юк. Орлык коры җирдә күпме генә ятма­сын, ул бары тик су барында гына шыта ала. Су иң киң тарал­ган матдә булуга да карамастан, җирдә ул тигез бүленмәгән. Аф­рикадагы һәм Азиядәге бик зур киңлекләр судан мәхрүм, ә Алжир, яр буе районнары һәм Греция утравы тулысынча китерелгән суга яши.

Кайвакытта  андагы су шәрабка караганда да кыйммәтрәк була.

Җир өслегенең 3/4 өлеше су белән капланган (океаннар, диңгезләр, күлләр, бозлыклар). Җитәрлек күләмдә су атмосфе­рада да, җир кабыгында да була.

Җирдәге гомуми чиста су за­пасы 1,2 млрд кубометрга тигез.

Суның иң күп өлеше океан­нарда тотыла (якынча 97,6 про­цент), планетабызның 2,14 про­центын су боз рәвешендә алып тора.

Елга һәм күлләрдәге су бары тик – 0,29 процент, ә атмосфера суы – 0,0005 процент.

Су һәрвакыт актив хәрәкәттә. Аның хәрәкәт көче булып кояш, ә төп чыганагы булып бөтендөнья океаны тора. Кояш энергиясенең якынча 1/4 өлеше сулыкларда­гы суның парга әйләнүенә китә.

Атмосферадагы суның 2/3 өлеше явымнар булып кире оке­аннарга кайта, 1/3 өлеше коры җиргә төшә.

Еллык явымнар саны ат­мосферадагы су парларыннан 40 тапкыр артык. Алар бөтенесе бергә җир өслегенә төшсәләр, җирдә 1 метр калынлыктагы катлам ясалыр иде. Шушы явым­нар елга-күлләрдәге суны арт­тыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: