Мөслим-информ

Бу – кызыклы. Сөт турында

*Сыер көненә уртача 90 стакан сөт бирә. Бу – үз гомеренә 200 000 стакан дигән сүз. *Сөтне пастеризацияләү XIX гасырда башлана. Бу бик күп эпидемияләрдән коткарган.

*Сыер көненә уртача 90 стакан сөт бирә. Бу – үз гомеренә 200 000 стакан дигән сүз.
*Сөтне пастеризацияләү XIX гасырда башлана. Бу бик күп эпидемияләрдән коткарган.
*Бик күп илләрдә сөт бензиннан кыйммәтрәк тора.
*1964 елда сөтне беренче тапкыр кәгазь упаковкага сала башлыйлар.
*10 литр сөттән 1 кг сыр ясап була.
*1864 елгача, савым аппаратлары гамәлгә кергәнчегә кадәр, фермерлар сәгатенә 6 сыер сава торган булганнар. Бүген 1 сәгатькә 100 сыер савалар.
*Сыер җилемендә 11-30 литр сөт бар.
*1 стакан сөт ул – 25% кальций, 22 % В2 витамины, 21% Д витамины, 18% фосфор, 15% В12 витамины, 13,5% аксым, 11% селен, 9% калий.
*Сөт продуктлары куллану остеопороз, юан эчәк рагы, гипертония һәм диабет авыруларыннан саклый, диләр белгечләр.
*Фитнес яратучыларга да сөт эчү киңәш ителә. Көненә ике стакан сөт эчкән кеше тренировкаларда бик күп май югалта. Мускуллары да яхшырак үсеш ала.

 Фото– Рixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: