Мөслим-информ

Бу кызыклы

Бер елда атмосферага 5 млрд тонна углекислый газ бүленеп чыга. Нәтиҗәдә “парник эффекты” барлыкка килә, озон катлавы юкара һәм озон “ертыгы” пәйда була.

Антарктида  өстендә  даими  “озон  ертыгы”  тора.  Бу  “ертыкларга” ультрамиләүшә  нурлар  төшеп җирдәге  организмнарга  куркыныч  тудыра  –  кешеләрдә  рак авыруы китереп чыгара.  Җирдә кислород кимегәннән кими бара, ә  автомобильләрдән  һәм  төрле сәнәгать  тармакларыннан  чыккан зарарлы төтен арта. 

*Туфрак  бик  акрын  барлыкка  килә.  200  елга  –  1мм.  Ә  аны җимерү бик  тиз.  Соңгы  100  елда Җирдә  уңдырышлы  җирләрнең якынча ¼ өлеше юкка чыгарылган. *Дөньядагы  сулыкларга  10 меңнәрчә  товар  поездларын  тутыра алырлык күләмдә зарарлы матдәләр  эләгә.  Хәтта  Арктика суларында да кер порошогы тапканнар,  ә  Антарктидада  яшәүче пингвин гәүдәсендә зарарлы химик матдәләр табылган. *Җирнең бүгенге халкы – суперкулланучылар  җәмгыяте. Исәпләүләрдән  күренгәнчә, безнең  һәрберебезгә  ел  саен уртача  20  т  чимал  сарыф  ителә. Ләкин  аның  иң  зур  өлеше  –  97 проценты  калдыкка  чыга.  Чүпчар  әкренләп  цивилизациянең монстрына әверелә бара. 
*Чүп-чарның  кислородтан башка  гына  черүе  нәтиҗәсендә барлыкка  килгән  биогаз  еш  кына чүп-чар өемнәренең үзлегеннән кабынып  китүенә,  шартлаулар барлыкка  килүенә  дә  сәбәпче була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: