Бу көнне тарихта
Русиядә Партизаннар көне
1754 — Бартоломео Растрелли проекты буенча Санкт-Петербургта Кышкы Сарай төзелеше башлана.
1880 — Франция үзенә Таитины куша.
1881 — Судан дин әһеле Мөхәммәт Әхмәт үзен мәһди булып игълан итә. Шулай итеп ул Бөекбритания колонизаторларына каршы хәрәкәтне җитәкли.
1922 — Федор Шаляпин ССРБдан чит илләргә гастрольгә китә. Туган иленә ул бүтән кайтмачак.
1949 — Көньяк Африкада апартеид сәясәте тормышка ашырыла башлый.
1958 — Бразилия беренче тапкыр футбол буенча дөнья чемпионатында җиңә.
2001 — Кофи Аннан икенче тапкыр БМО генераль сәркатибе булып сайлана.
Бу көнне туган күренекле шәһесләр
1849 — Сергей Витте, Русия дәүләт эшлеклесе.
1900 — Антуан де Сент-Экзюпери, француз язучысы.
1923 — Закир Солтанов, Бөек Ватан сугышы чорында Кызыл Гаскәр укчылар взводы командиры, Советлар Берлеге каһарманы.
1947 — Валерий Шанцев, Русия дәүләт эшлеклесе.
1957 — Горбангулы Бәрдемөхәммәдов, Төрекмәнстан президенты.
Бу көнне вафат булган шәһесләр
1174 — Андрей Боголюбский, Владимир-Суздаль кенәзе, Төньяк-Көнчыгыш Русьның бөек кенәзе.
1855 — Дельфина Жирарден, француз язучысы.
1952 — Мәҗит Илдар (Әбдүшев), театр артисты.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев