Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

19 октябрь
Сынатмыйлар
“Сельхозтехника”ның район берләшмәсе эшчеләре авыл хуҗалыгы машиналары ремонтлауны кыска срокта һәм яхшы сыйфат белән генә башкару өчен көрәшәләр. Коммунист токарь Марат Җәлилов – үз эшенең остасы. Ул детальләрне төгәл ясый. Көнлек нормасын  һәрвакыт арттырып, 125-150 процентка үти. Маратның хезмәттәше Гөлүсә Хаҗиева да сынатмый. Ул смена нормасын 110 процентка үти. Моторлар җыю цехы слесаре КПСС члены Хәмит Бәдретдинов, тимерче Семен Виноградов  һәм аның ярдәмчесе Әзһәм Шәймәрдановлар да соңгы вакытта аеруча зур күтәренкелек белән эшлиләр.
Ш.Шәйхразиев,
мастерской мөдире.

21 октябрь
Киләсе ел уңышын 
кайгыртып
Безнең “Алга” колхозы членнары киләсе ел уңышы турында урып-җыю чорында ук кайгырта башладылар. Көннәр коры вакытта безнең шартларда югары уңыш бирүче “Харьковская-46”, “Саратовская-33”, “Саратовская-29” сортлы бодай һәм “Казанский-38”, “Чишминский-ранний” сортлы борчакны чәчүлек орлык өчен җитәрлек күләмдә салып куйдык. Перспективалы культура – “Саратовская-36” сортлы сабан бодае булдырдык. Хәзер орлыкларны калибрлау тәмамланып килә.  Симәк бригадасында оештырылган махсус звено членнары Сафия Минһаҗева, Әлфия Минһаҗева, Зифа Шәмсиева һәм Касыйм Галимов аеруча тырышып эшлиләр.
Ш.Шәгалимов,
баш агроном.

23 октябрь
Бәрәңге саталар
Мөслим авыл Советына кергән торак пунктларда яшәүче колхозчылар дәүләткә бәрәңге сатуда үзләреннән зур өлеш кертәләр.  Барлыгы 800 центнер бәрәңге җыелды, авыл Советы җиткерелгән планны 100 процентка үтәде. Вәрәшбаш авылы гражданнары Гөлсинә Хөснетдинова, Мирза Сәхәбиев, Зәкәрия Кирамов, Ягъфәр Нуриев, Мөслим авылы гражданнары Мәрьям Җиһангирова һәм Муса Әюпов дәүләткә 4-6 центнер бәрәңге саттылар.
Н.Галиев,
авыл Советы 
председателе.
Сәхифәне Нурия 
Низамова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X