Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

1985 ел. Бердәмлек көче Терлекчеләр арасында ярыш ялкыны сүрелми. Бу көннәрдә ул партиябезнең чираттагы съездын лаеклы хезмәт бүләкләре белән каршылау өчен тагын да көчәйде.

20 июль
Бердәмлек көче
Терлекчеләр арасында ярыш ялкыны сүрелми. Бу көннәрдә ул партиябезнең чираттагы съездын лаеклы хезмәт бүләкләре белән каршылау өчен тагын да көчәйде. Яртыеллык нәтиҗәләр буенча Шуган товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы колхоз күләмендә беренчелекне яулады. Биредә терлекләрнең продукт бирүчәнлеген күтәрә барып, савымчылар матур нәтиҗәләргә ирешә. 
И. Жуков,
“Маяк” колхозы зоотехнигы.

Битараф түгелбез
КПСС Үзәк Комитетының “Эчүчелек һәм алкоголизмны бетерү чаралары турында”гы карарын коллективта укып танышу белән уртак фикергә килдек. Эчкечеләргә карата катгый булырга, аларга кичекмәстән тиешле чара күрергә! Комсомол комитеты да бу юнәлештә шөгыльләнә. “Комсомол прожекторы” членнары да сизгерлеген арттырды. “Салгалап” килүчеләр исәпкә алынды. Эш вакытында эчеп хезмәт дисциплинасын тупас бозучылар барлыгы ачыкланды. Коллективта тикшерелеп, гаеплеләргә кисәтү ясалды, кайберләренә шелтә белдерелде. Эчүчелек белән даими шөгыльләнгән бер кеше дәвалануга җибәрелде.
И. Шәрифуллина,район коры сөт заводы комсомол оешмасы  секретаре. 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев