Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Колхоз кырларында кызу эш кайный. Бүгенгә 105 тонна витаминлы үлән оны, 250 тонна печән тупланды. Сугарулы мәйданның беренче катыннан печән әзерләнде. Аны җыюда пенсионерлар 3. Гафурова, 3. Габдуллина, А. Мәҗитова, М. Морзаханова, Г. Гафурова, X. Насыйров, Һ. Сабиров яшьләрчә хезмәт куйды.

Үлән уручы А. Сәлахов көнлек нормасын 130ар процентка үтәде. Эскертләүдә В. Вәлиев һәм Т. Hypeтдинов өлгерлек күрсәтте.

Ф. Хөсәенова, “Татарстан” колхозы бухгалтеры.

11 июль

Бердәм кушылып

Мелиорацияләнгән җирләрдән файдалану буенча район хуҗалыкара производство берләшмәсе басуларның уңдырышлылыгын арттыруда нәтиҗәле эшли. Махсус звено иң элек “Шуган” совхозында эшләде һәм 12 мең тонна черемә чыгарып, задание­не 120 процентка үтәде.

Бүген механизаторлар Киров исемендәге колхозның культура­лы көтүлеген яңартуда эшли. Звено җитәкчесе Заһир Җәләев бульдозер белән тиресне өеп тора. Техниканың өзлексез хәрәкәт итүендә черемәне төяүче Альберт Фазлыевның хезмәте зур. Тракторчылар Габидулла Нури­ев, Нәргиз Заянов, Ринат Җәмилов, Сәетгали Галиев, Марсель Хафизов ашламаны көтүлеккә ташып торалар. 6 мең тоннага якын тирес чыгарыл­ды инде.

Р. Мөхәммәтдинов, баш инженер.

Гомуми тырышлык

Витаминлы үлән оны әзерләүгә җитди игътибар бирелә. AВM агре­гаты операторы Фәрит Мәҗитов, электрик Мирхаҗиан Бәдретдинов агрегатның өзлексез хәрәкәтләнүе өчен җаваплылык тоя. Рәсим Нәбиуллинның берүзе АВМ агрега­тын чимал белән тәэмин итә. Яшел массаны Әсгать Мөэминов һәм Ра­фис Кәрамов ташый. Гомуми ты­рышлык белән 117 тонна үлән оны җитештерелде.

Г. Кәрамова.

М. Горький исемендәге

колхоз.

16 июль

Кыенлыкларны җиңеп

Хуҗалыкта 800 тоннага якын сенаж салынды. Бу эш, нигездә, “Госкомсельхозтехника”ның район берләшмәсе звеносы тарафыннан баш­карылса да, үзебездән дә анда шактый көч тупланды. Ваклагыч белән яшел масса турап торуда Р. Хәсәновның, КСК-100 агрегатын иярләүче Л. Асафьевның, массаны башняга ту­тыручы Н. Блохинның, А. Фроленков җитәкчелегендәге операторларның хезмәте мактауга лаек.

Витаминлы үлән һәм гранул яса­учы агрегатлар тәүлек буена эшли. Өлкән оператор М. Сәлимгәрәев, аның сменадашы Р. Шәңгәрәев, аталы-уллы Ринат һәм Расыйх Хановлар тырыш­лыгы белән 100 тоннага якын вита­минлы азык җитештерелде.

Р. Шәгалиев,

партия оешмасы секретаре, “Шуган” совхозы.

Сәхифәне Әлфинур Ногманова әзерләде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев